Бөдрә чәчле Фәрһад яки Тинчурин театрында - премьера!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 1980-1990 нчы еллардагы Казан шәһәренә сәяхәткә чакыра. «Ядәч! Исемдә!» музыкаль трагикомедиясен венгр режиссёры, 20 ел элек үзе дә Казанда яшәп киткән Сәрдәр Таһировский куя. Ул моны спектакль – хатирәләр дип атый. Ул яшәгән чордагы Казанга сәяхәт, янәсе. Төп герой прототибы – Сәрдәр үзе. Бу рольне үзе дә бераз Сәрдәргә охшаган яшь актёр Фәрһад Мөхәммәтҗанов башкара. «Рольләргә актёрлар сайлаганда чәчемне юып кына килгән идем, ә алар бөдрә (Сәрдәрнең үз чәчләре дә дулкын-дулкын). Гадәттә киптереп турайта торган чәчемне рәтләргә вакытым булмады, шул бөдрәләрем белән киттем театрга. Бу язмышымны хәл иткән көн булды: мине төп рольгә билгеләделәр. Бу - дебют», - ди Фәрһад. Уңышлар сиңа! Ә Могҗизалар иленә сәяхәтне 2 декабрьдә башлыйбыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте