Бельгия татарлары балаларны ял итәргә чакыра

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Бельгия татарлары балаларны ял итәргә чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте «Бельгия татарлары» оешмасы рәисе Лилия Вәлиевага сылтама белән хәбәр итә.

Лагерь Урта диңгез буенда, Испаниянең Аликанте дигән шәһәрчегендә урнашкан. Ата-аналар бирегә балаларын диңгездә ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга һәм шул ук вакытта тел өйрәнергә дип тә җибәрәләр.

"Без һәр көнне төрле темалар өйрәндек. Мәсәлән, аш-су темасы икән, шул хактагы сүзләрне ятладык. Алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзедек. Аннан соң ситуатив диалоглар да төзеп, сөйләшергә өйрәндек. Милли ашлар пешерү буенча мастер-класслар да узды. Аннары инде балалар үзләре дә кыстыбый, өчпочмак, гөбәдия пешерергә өйрәнделәр", - ди Лилия Вәлиева.

Бу проект өченче ел рәттән, 2016 елдан бирле, үткәрелә. Әлеге лагерьны «Бельгия татарлары» ассоциациясе оештыра. Быел, 2018 елда, кечебез, мөмкинлекләребез артканга күрә, географик ягыннан чакыруыбызны киңәйтәбез.

"Безнең жәмгыять «Tatars in Belgium» татарларны берләштерү, милли мохитебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен бик күп көч куя. Лагерьга балалар Бельгиядән, Алманиядән, Голландиядән, Испаниядән һәм Татарстаннан да киләләр. Балалар барысы да инглиз, француз, немецча, испанча, шулай ук фламад телендә әйбәт сөйләшә. Ләкин зур игътибар татар теленә бирелә. Әти-әниләр балаларының күп телләр белүен максат итеп куя. Күп тел белү — тормышта уңышка ирешүнең нигезе, дип исәплиләр", - диелгән хәбәрдә. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
289
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Инде ничәнче көн синсез...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы