Логотип
Хәбәрләр

Белорус шигырьләре татар телендә китап булып чыкты

“Хуш киләсез – Калi ласка” китбындагы шигырьләрне Ренат Харис тәрҗемә иткән. Белорус шигырьләре татар телендә китап булып чыкты. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте. Бел...

“Хуш киләсез – Калi ласка” китбындагы шигырьләрне Ренат Харис тәрҗемә иткән.

Белорус шигырьләре татар телендә китап булып чыкты. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Белорус шагыйрьләренең әсәрләрен туплаган “Хуш киләсез – Калi ласка” китабы шушы көннәрдә Мәгариф-Вакыт” нәшриятында басылып чыккан. Шигырьләрне Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис тәрҗемә иткән. 

Китапта белорус халкының XVI гасырдан алып бүгенге көнгәчә иҗат иткән күренекле шагыйрьләрнең әсәрләре урын алган. Аларның күпчелеге татар теленә беренче тапкыр тәрҗемә ителә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк