Логотип
Хәбәрләр

«Белсәм иде... »

Быел җәй көне Роберт Миңнуллинга 72 яшь туласы иде. Туган көне уңаеннан, шагыйрьнең якын кешесе – җырчы Айдар Галимов аңың якты истәлегенә багышлап инстаграм сәхифәсендә язма урнаштырган.

Күптән түгел Робер Миңнуллинның туган көне узды. Халык шагыйренең арабыздан китүенә 4 ай узып та киткән. Ләкин туганнары, якыннары аны һәрчак җылы сүз белән искә ала. 

Быел җәй көне Роберт Миңнуллинга 72 яшь туласы иде. Туган көне уңаеннан, шагыйрьнең якын кешесе – җырчы Айдар Галимов аңың якты истәлегенә багышлап инстаграм сәхифәсендә язма урнаштырган.

«1 август – беренче тапкыр синсез туган көнеңне үткәрәбез, Роберт абый...

Хәтерлим, бер ел элек мин сиңа Кавказ якларыннан шалтыраттым, һәрвакыттагыча, рәхәтләнеп, катгый да, көлешә-көлешә дә сөйләштек дөнья хәлләрен. Шул вакытта хәлләреңнең ни тиклем дә җитди икәнен белсәм иде... Сиздермәдең дә бит хәтта, шул тиклем дә көчле кеше булгансың икән бит син, хәзер генә аңлыйбыз... Белгән булсам, ешрак аралашырга, күрешергә тырышыр идем. Ни кызганыч, хәзер инде соң.

Ә шулай да бөтенләй төшенкелеккә бирелмик әле, андый булсак, син безне аңламас та идең кебек. Син бит һаман безнең белән: шигырьләрең, җырларың, төрле истәлекләр аша. Туган көнең белән, Роберт абый –  дустым, якташым, киңәшчем, терәгем...⠀

Фотолар минем 50 яшьлек юбилеемнан. Син анда иң кадерле кунакларымның берсе идең. Мин анда тагын бер тапкыр син чын мәгънәсендә чын халык шагыйре икәнеңне аңладым!» – дип язган җырчы.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

1 август - беренче тапкыр Синсез Синең туган көнеңне уткәрәбез, Роберт абый... Хәтерлим, бер ел элек мин сиңа Кавказ якларыннан шалтыраттым, һәрвакыттагыча рәхәтләнеп, катгый да көлешә-көлешә дә сөйләштек дөнья хәлләрен.. Белсәм иде шул вакытта Синең узеңнең хәлләреңнең ни тиклем дә җитди икәнен.. Сиздермәдең дә бит хәтта -шул тиклем дә көчле кеше булгансың икән бит син, хәзер генә аңлыйбыз... Белгән булсам ешрак аралашырга, курешергә тырышыр идем.. Хәзер инде ни кызганыч, соң..⠀ Ә шулай да бөтенләй төшенкелеккә бирелмик әле , андый булсак Син безне аңламас та идең кебек.. Син бит һаман безнең белән- шигырьләрең, җырларың, төрле истәлекләр аша.. Туган көнең белән, Роберт абый- Дустым, Якташым, Киңәшчем, Терәгем...⠀ Ә фотолар минем 50 яшьлек юбилеемнан- Син анда иң кадерле кунакларымның берсе идең...⠀ Һәм бергәләп минем туган якларда йөргән мизгелләр- мин анда чын мәгънәсендә тагын бер тапкыр Синең - чын Халык шагыйре икәнеңне аңладым!

Публикация от Айдар Галимов (@aidar_studio)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк