«Бер ачыклык кертим әле...»

Тәнкыйть утына салынмаган артистлар бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Илсөя Бәдретдиновага да үзе турында юньсез сүзләр ишетергә туры килә.

«Кадерлеләрем, мин бер ачыклык кертим әле... Күпләрегез директка: «Нигә син начар комментлар яза торган кешеләрне блокка куймыйсың соң? Әллә куя белмисеңме ?» – дип сорап язгансыз. Беләм инде, әлбәттә! Тик куймыйм. Укыйм да рәхәтләнеп көләм! Болары ясалма түгел! Просто тиле!

Ә менә «бер Аллага ышанам», «изгелек кылыйк» ише статуслар куеп, үзләрен гел яхшы яктан гына күрсәткән, ләкин көтеп торып миңа язылган барлык оятсыз, әшәке комментлар астына лайк куеп ятучыларны блокка җибәрәм мин! Изге кешеләр бит... Гөнаһка батмасыннар дим инде!

Менә хәзер берәрсе юньсез коммент язачак һәм аңа яулыклы мөләем ханымнар лайк куеп чыгачак», – дип фикерен белдерә ул.

Чыннан да, 3 сәгать үткәч, җырчы әйтүенчә, нәкъ шулай булган да.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1106
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Татар җыр сәнгатендә тагын бер югалту...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы