Бер атна моргта ятканына җан әрни

ЯЗУЧЫ ӘМИР МӘХМҮДОВНЫҢ ФАҖИГАЛЕ ҮЛЕМЕ: БЕР АТНА МОРГТА ЯТКАНЫНА ҖАН ӘРНИ

Шагыйрь, язучы, филология фәннәре докторы, 90 елларда "Суверенитет" газетасы чыгарган Әмир Мәхмүдов 71 яшендә вафат булды. 15 майның кичендә аны автомобиль бәрдереп китә, алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук җан бирә. Үзе белән бернинди шәхси әйберләр, документ, кесә телефоны булмау сәбәпле 1 атна моргта ята. Морг хезмәткәрләре соңыннан гына язучының туганнарын ачыклап, аларга әлеге фаҗигале хәбәрне ирештерәләр. 

Мәрхүм белән хушлашу чарасы ул яшәгән Татарстан урамы 7нче йорт каршында узды. Аны соңга юлга озатырга килүчеләр арасында замандашлары, хезмәттәшләре, сәнгать әһелләре, язучылар, туганнары бар иде.
Әмир Мәхмүдовның соңгы елларда китаплары басылмаса да, әсәрләре газета-журналларда еш күренмәсә дә, ул соңгы көненә кадәр язган. “Ул гел иҗат дөньясында кайнады, аның бервакытта да эшсез утырганы булмады. Гел ашкынып нидер яза, киләчәккә планнар кора иде. Өмет белән алга карап яшәде. Йөзе һәрчак көләч, үзе ипле булды. Соңгы вакытта без бергә тормадык, ләкин мин аннан зарлана алмый. Ул гаиләдә чын тормыш иптәше, үрнәк әти була белде. Балаларны аеруча яратты, алар өчен эшләде, яшәде. Кызганыч, арабыздан бик иртә китте. Гомере шулай тиз өзелер дип кем уйлаган бит... Тәкъдиргә язылганнан узып булмый шул - диде язучының хатыны Сәгыйрә Мәхмүдова “Татар-информ” хәбәрчесенә. 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
724
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы