Логотип
Хәбәрләр

«Берәү булса, агу бирер иде, ә син миңа дару эчердең»

«Бүген минем Ларисамның туган көне! Хатын кыз нинди булырга тиеш? Ул синең кебек булырга тиеш, һава сыман күренмисең...., әмма ләкин синнән башка яшәп булмый! Рәхмәт сиңа, яратам, яратам, яратам! Туга...

«Бүген минем Ларисамның туган көне! Хатын кыз нинди булырга тиеш? Ул синең кебек булырга тиеш, һава сыман күренмисең...., әмма ләкин синнән башка яшәп булмый! Рәхмәт сиңа, яратам, яратам, яратам! Туган көнең-юбилеең белән ихлас котлыйм, матурым!

...Ә син һаман минем янда калдың

Гөнаһларым булды – кичердең.

Берәү булса, агу бирер иде,

Ә син миңа дару эчердең!» - дип яза җырчы Вадим Захаров. Җырчы юкка гына Әнгам Атнабаевның «Сиңа җырда язмаганмын» шигырь юлларын өлге итеп китермәгәндер. Аны һәрвакыт тугры тормыш иптәше, таяныч булырдай яхшы дус, ачык йөзле, сабыр, ярдәмчел ханым дип күзаллыйсы килә. Җырчы бер әңгәмәсендә: «Минемчә, хатын-кызлар ир-атларга караганда көчлерәк. Без тормыш иптәшем белән 8 ел бергә тату гомер итәбез. Аллага шөкер, 7 яшьлек кызыбыз үсеп килә» дип сөйләгән иде. 

Вадим Захаров хатыны белән горурланып, изге теләкләрен юллаган. Без дә әлеге котлауларга кушылып, гаиләгезгә бәхет теләп калабыз!

Г.Гыймадиева

Фото: @vadimzaharov_offigennyi

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк