Логотип
Хәбәрләр

Бер Фәрит ике Камилдән көчлерәк: бер хурлыклы җиңелү турында

“Казан-Арена”да узган матчта Колумбия җыелма командасы Польшаны 3:0 исәбе белән отты. Матбугат конференциясендә поляк журналисты Польша командасын Согуд Гарәбстанныннан кала иң начар уйнаучы дип атады...

“Казан-Арена”да узган матчта Колумбия җыелма командасы Польшаны 3:0 исәбе белән отты. Матбугат конференциясендә поляк журналисты Польша командасын Согуд Гарәбстанныннан кала иң начар уйнаучы дип атады. Гарәпләр Россия җыелмасына 5:0 исәбе белән оттырган иде.

Хәлиткеч матч

Беренче уеннарында Польша Сенегалга 1:2 , Колумбия Япониягә 0:1 итеп оттырды. Сенегал Япония белән ничьяга - 2:2 уйнады. Шушы уеннар Польша-Колумбия очрашуын хәлиткечкә әйләндерде: кем җиңелә, шул төшеп кала. Ничья уйнасалар, икесе дә төшеп кала. Хәлиткеч матч иде бу.

Карлос Санчес кына “бинават” 

Колумбиянең Япониягә оттыруы гаҗәп хәл. Бу Латин Америкасы илендә туган балалар ана карынында яралгач ук аяк тирәләрендә футбол тубы барлыкка килә дип сөйлиләр. Футбол уеннары көннәре Колумбиядә бәйрәм көне дип игълан ителә. Россиядә Яңа ел, 1 май бәйрәмнәре нинди изге һәм кадерле булса, боларга футбол шулай кирәк. Колумбиялеләр футбол турында татарлар ашка бару, Сабан туе, республика ифтары турында сөйләгән кебек хөрмәт белән сөйлиләр. Шуңа күрә алар Япониягә җиңелүләрен очраклы хәл дияргә дә була. Әмма футболда да очраклы хәлләр булгалый. Матч башланганда аеруча. Андый очраклы хәл колумбияле Карлос Санчес иде.

Япония белән уенның өченче минутында Карлос Санчес капкага кертмәс өчен кулы белән тупны бәреп очырды. Шул сәбәпле кызыл карточка алып, уеннан куелды. Аның гаебе аркасында пенальти вакытында японнар Колумбия капкасына туп кертте. 1:0 исәбе белән японнар җиңде.

Мәгълүмат чаралары язунчы, Карлос Санческа җанатарлар тарафыннан күпсанлы янаулар килгән. Аның аркасында команда җиңелде бит! “Ассошейтед пресс” журналисты әйтүенчә, Карлос хәзер өенә кайтырга куркып йөри, имеш. Колумбия дөньяда наркотиклар җитештерә торган ил буларак та билгеле, ул илдәге наркобароннарның кылган явыз гамәлләре турында начар хәбәрләр еш ишетелә. Билгеле, криминаль вәзгыять тә яман. Анда закон – джунгли, шул ук джунгли ук прокурор да. Карлосның шүрләп йөрүе бер дә гаҗәп түгел. Алла сакласын! Дәвамын укыгыз...

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк