Логотип
Хәбәрләр

"Бер сыйныфташым акыра-акыра елап чыкты"

ЕГЭ - БДИ. Баласы мәктәптә укыган һәркем өчен таныш һәм куркыныч сүзләр. Хәтта өлкәннәр аннан куркып тора, ә менә укучылар аны ничек кабул итә? Актанышның 1нче мәктәбе чыгарылыш сыйныфын тәмамлаган Эн...

ЕГЭ - БДИ. Баласы мәктәптә укыган һәркем өчен таныш һәм куркыныч сүзләр. Хәтта өлкәннәр аннан куркып тора, ә менә укучылар аны ничек кабул итә? Актанышның 1нче мәктәбе чыгарылыш сыйныфын тәмамлаган Энҗе Габдуллина БДИ тапшыру белән генә мәшгуль булмыйча, Интертат биреме буенча Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшыру турында мәкалә дә әзерләде.

Бердәм Дәүләт Имтиханы... Хәзер ЕГЭ дигән сүзне ишетүгә, йөрәкләр чемердәп куя. Узды да китте бит. Әле бераз сәеррәк тә булып тора. Соңгы имтихан көнне мәктәптән һәрбер бала «Котылдым!» дия-дия кычкырып чыкты. Еллар буена иреген кысып тотканнармыни... 

Әле беркөн, интернетта вакыт уздырып утырганда, бер мәзәккә тап булдым. Имеш, 2030 елда имтиханнар шулайрак үтәчәк. Һәр бер бала аерым бүлмәдә, бөтен яклап та куелган камералар астында, анадан тума шәрә килеш, бер каләм белән бер кәгазь тотып, мәсьәлә чишеп утырачак. Көләрсең дә, еларсың да инде. Бер киемсез утыртуын утыртмаслар, шулай да бүтәннәре булырга мөмкин. Әле дүрт ягыңнан дүрт күз белән карап торучы «Казан кешеләрен» дә бастырып куймасыннар. 

Әллә нинди фикерләр килә башлый инде шулай. Бәлки, БДИны бетереп тә куярлар дигән сүз йөри. Анысына ышанып, койрыкларын сыртына салып йөрүчеләр дә бар. Тагын да катлаулана дип, инде хәзер үк пошаманга бирелеп, тынычландыра торган даруларга ябышучылар да юк түгел. Акыллы буын тәрбияләүне күз уңында тотып эшләнә дисләләр дә, бөтен халыкны чирлегә әйләндереп бетерә бу БДИ дигәннәре, ахрысы. 

Белмәгән, күрмәгән әйбер түгел ич, үзем дә шул казанда кайнап йөрим. Ярсый-ярсый үкси-үкси елап та чыккалыйлар. 32 тешен күрсәтеп, көлә-көлә чыгучылар да бар. Бар дип әйтәм, дөресрәге, андыйлар юк түгел инде. 

Бүтәннәр ничектер, тик мин бүлмәләргә алып керер алдыннан тышка чыгарып бастырып, аннары «твой час настал!» дигән кебек чакырып китергәндә үземне үлем җәзасына хөкем ителүче кебек хис итә башлыйм. Исемләп чакырып бетергәч, баш санын алалар да, алып кереп китәләр. Бүтәннәр сиңа карап кала... Соңгы тапкыр күрешкән кебек бер борылып карыйсың да, алар сиңа моңсу күзләре белән «инде сау бул» диләр төсле... 

Әйе, төчеләнебрәк җибәрдем, ахры. Шулай ук куркыныч икән дип уйлый күрмәгез: мин язган шикелле драматизм юк БДИда. Аны телевизордан гына шулай күрсәтәләр - траур диярсең. Баштагы мәлдә әлеге процессны үзем дә шулайрактыр диеп күз алдыма китерә идем. Шушы уку елында гына ничәмә-ничә тапкыр җыеп, кат-кат бер балык башын чәйнәгәнлектән, «әлеге тәмугны кичсәм, яшим!» дигән девиз астында көн күрә башлаган идек. Бөтен мәгълүмат чараларында да шул бер сүз, шул бер хәсрәт. Депутаты да сөйләп карый, министры да, министрның ярдәмчеләре дә, ул ярдәмчеләрнең ярдәмчеләре дә... Саный китсәң, бихисап күп җыела икән. Бөтенесе дә сөйли, бөтенесе дә белә. Дөресрәге, беләме белмиме, әле иң алдан куркытып куялар. Үзләренең «заманча» итеп, үзләре уйлап тапкан яңача ысуллар белән имтихан биргәннәре булмагач, сүз белән генә эш йөртергә кала...

Әтигә зарланып утырдым бер: БДИ тегеләй-болай, үтерәләр инде, мин әйтәм. «Әй, без дә бирдек инде аны», - ди, күзен дә йоммый. Кызык булып китте, 35 ел элек ничек булды икән дим.. Дәвамын укыгыз...

Актаныш 1нче санлы урта мәктәбенең 2018 елгы чыгарылыш классы

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк