Логотип
Хәбәрләр

Казанга Зур гастрольләр белән Гафури исемендәге Башкорт театры килә!

«Зур гастрольләр. Төбәкара программа» кысаларында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры 10-16 ноябрь көннәрендә Казан тамашачысына 8 спектакль тәкъдим итәчәк. Шушы һәм башка мәгълүмат турында матбугат очрашуында сөйләделәр.

Гастрольләр Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында узачак. Журналистлар белән очрашу да Камал театрының матбугат үзәгендә үтте. Гафури исемендәге Башкорт театры күрсәтәчәк спектакльләр:

10 ноябрь “Бөйрәкәй/ Бурёнушка”,

11 ноябрь “Ҡара йөҙҙәр / Черноликие”

12 ноябрь  “Джут. Һуңғы йәйләү / Джут”

“Йәш йөрәктәр / Молодые сердца”

13 ноябрь “Ай тотолған төндә / В ночь лунного затмения”

14 ноябрь “Йырланмаған йырым һин... / Неспетая песня моя”

15 ноябрь “Яратам, тип әйтеп өлгөрмәнем / Не успела сказать «Люблю»”

16 ноябрь “Ҡоҙаса / Кодаса” 

Матбугат очрашуының беренче өлеше рәсми исәнләшүләр, рәхмәт әйтүләр белән узды. 

Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев: 

«Бу көтелгән гастрольләр. Озак күрешмәдек – без сезгә озак бармадык, сез безгә озак кына килмәдегез. Шуңа күрә мин бик дулкынлану белән көтәм» 

Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: 

«Бу зур вакыйга. Башкорт театры Татарстанда, татар театры Башкортстанда (башкортлар Казанда спектакль куйганда Камал театры гастрольләр белән Уфада була – авт.). Без тугандаш театрлар, бу элек-электән шулай булган һәм без шул традицияләр дәвам итү белән бәхетле. Без дусларыбызга бары уңыш кына телибез. Тамашачыбыз да аларны бик яратып, сагынып көтә»

Гафури театры директоры Зиннур Сөләйманов: 

«Безнең театрыбыз Казанга янәдән юл тота. Бер атна буена яңа премьералар, мәртәбәле зур спектакльләр алып килеп безне көткән тамашачыны куандырырга телибез»

Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев: 

«Казан тамашачасы аерылып тора. Бәлки алар ерактан, күрше республикадан килгән кунакка булган хөрмәт белән карыйлардыр. Миңа калса, безнең театрларыбыз аерыла. Камал театры артистлары комедияләрне рәхәтләндереп уйный. Безнең репертуарда күбрәк драма әсәрләре. Шуңа күрә мондагы тамашачы Камал театры артистлары биреп бетермәгән ниндидер өлешләргә игътибар итеп карый.

Бу бик матур яңа бина. Әле бөтен җирендә булып өлгермәдек. Кая карама – шунда репетиция. Безнең бинада алай ук мөмкинчелекләр юк. Бер вакыйга исемә төште. 2002 нче елда Марсель Сәлимҗанов безнең театрга килде. Үзебезнең зур, хөрмәтле кунакларны кабул итә торган бүлмәгә чакырдык. Марсель агайның кәефе юк, ашамый да, эчми дә утыра. Чөнки реконструкциядән соң яңартылган бинабыз гөлт итеп тора! Хезмәт хакын сорады, штатное расписаниене карады. «Хезмәт хакына 100% надбавкалар» дигәнне ишеткәч агайның бөтенләй кәефе бетте. Менә бу конкрет мисал. Бер-беребездән көнләшеп, ярышып эшлибез! Шунда гына бит эш бара. Хәзер менә мин дә сезнең шундый матур бинагыз, шундый мөмкинчелекләр булуга көнләшеп утырам. »

Башкортстанның халык артисты Римма Каһарманова: 

«Казанга һәр сәфәр иҗади яктан да тәҗрибә белән уртаклашу. Һәр сәхнәнең үз серләре бар, шуңа күрә бу бинада спектакль уйнау икеләтә дулкынландыргыч була. Әмма бу сәфәрдә кызык бер әйбер килеп чыкты. Беренче спектаклебез иске бинада, хәзерге Тинчурин театры эшләгән бинада булачак. Ул техник яктан шулай булгандыр инде, әмма без моңа куандык. Чөнки Камал театры коллективы ул бина, сәхнә белән хушлашкан инде. Ә бит ул сәхнәне без дә яратабыз. Язмыш үзе безгә шушы сәхнә белән хушлашырга форсат бирде. Без шуңа бик куанабыз»

Матбугат чаралары белән очрашуның икенче өлеше җиңелрәк аралашуга күчте. Ахырда кызыклы диалог шахитләре булдык.

Журналист: Без режиссёрларны алмашмыйбызмы? 

Зәйниев: «Монда үзара алышынып беттек инде, хәзер Башкортстанга барсак кына (көлә). 2 театрда эшләгәч вакытым юк. Күп әйберләрдән, сөйләшенгән проектлардан баш тартырга туры килде. 2027 елга бер бурычым бар, аңа кадәр яшәргә кирәк әле»  

Журналист: Башкортстанга бурычыгызмы? 

Зәйниев: Юк-юк. Башкортстанга бер тиен бурычым да юк!

 

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре уңышлы үтсен дип теләп калабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021