Логотип
Хәбәрләр

Бер укучы «дөрес булмаган каләм» аркасында БДИда ноль балл җыйган

Әстерханның өченче гимназиясен тәмамлаучы Артем Яровой математикадан БДИда ноль балл җыйган. Аның эшен сканерлап һәм тикшереп булмаган. Бу хакта бүген "360" телеканалына мәктәп директоры Нина Меланьин...

Әстерханның өченче гимназиясен тәмамлаучы Артем Яровой математикадан БДИда ноль балл җыйган. Аның эшен сканерлап һәм тикшереп булмаган. Бу хакта бүген "360" телеканалына мәктәп директоры Нина Меланьина сөйләгән.
 
Кагыйдәләр буенча, БДИны кара гельле каләм белән язарга кирәк. Меланьина аңлатканча, бала нәкъ шулай иткән дә - эшен гап-гади, кара гельле каләм белән язган. Малай бу каләмне БДИ өчен әйберләр сата торган махсус кибеттән алган. "Эшнең титул бите сканерланган, ә эш нишләптер сканер аша үтмәгән", - дигән директор. Башка укучылар андый проблемага тарымаган.
 
Малайга ике вариант тәкъдим иткәннәр - я ул эшен яңадан яза, ә аның эшен табып, кире тикшерәләр.
 
Бала рус теленнән дә тикшерү үтә алмам дип борчыла, чөнки рус теленнән БДИны да ул шул ук кара каләм белән язган. Бу хакта Артем "Мел" басмасына сөйләгән. Хәзер бала вузга керә алмам дип борчыла, аны бер елга кичектереп торырга туры килер дип уйлый.
 
Малай эшен апелляциягә биргән. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк