Логотип
Хәбәрләр

Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыкты

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек (Рособрнадзор) хезмәте Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыгарган. Бу хакта «Российская газета» җиткерә. Бы...

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек (Рособрнадзор) хезмәте Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча видеолекцияләр чыгарган. Бу хакта «Российская газета» җиткерә.

Быелгы имтихан биремнәрен эшләүчеләр видеолекцияләрдә имтиханнарга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләячәкләр һәм төп темалар буенча фикер алышачаклар.

Барлыгы 12 ролик әзерләнгән, аларны февраль буе YouTube та Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт каналында карарга мөмкин булачак.

Идарә тармагыннан җиткерүләренчә, видео материалларда һәр предмет буенча имтихан белән бәйле нечкәлекләр китерелә, әзерлек һәм аерым биремнәрне чишү белән бәйле киңәшләр бирелә.

татар-информ

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк