Логотип
Хәбәрләр

«Беренче канал» бер тапшыруын Болгар музей-тыюлыгына багышлый

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). «Беренче канал» төшерә торган «Два дня в городе» циклындагы программаларның берсе Болгар музей-тыюлыгына багышланачак. Бу хакта музейның Twitter социаль челтәрендә...

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). «Беренче канал» төшерә торган «Два дня в городе» циклындагы программаларның берсе Болгар музей-тыюлыгына багышланачак. Бу хакта музейның Twitter социаль челтәрендә хәбәр ителә.

«Беренче канал» «Поехали» телеканалы өчен Россия буенча сәяхәтләргә багышланган программалар циклы әзерли.

Проектның максаты – ил эчендәге туризмны җәелдерү. Берничә чыгарылыш Татарстан Республикасына багышланачак.

Моңа кадәр казанлыларның еш кына туристлык сайтлары аша сәяхәт маршрутлары сайлавы хакында хәбәр ителгән иде. 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк