Логотип
Хәбәрләр

Беренче татар сериалы зәңгәр экраннарга чыкты!

Кичә ТНВ каналында яңа «Рәхәт яшибез» дип исемләнгән татарча ситком тәкъдим ителде. Беренче татар сериалы Татарстанның алдынгы театрлары артистларын бер съёмка мәйданына җыйган. Биредә яраткан артист...

Кичә ТНВ каналында яңа «Рәхәт яшибез» дип исемләнгән татарча ситком тәкъдим ителде.

Беренче татар сериалы Татарстанның алдынгы театрлары артистларын бер съёмка мәйданына җыйган. Биредә яраткан артистларыбыз Илдус Әхмәтҗанов, Фирая Әкбәрова, Гөлчәчәк Хафизова, Илфат Камалиев, Энҗе Камалиева һ.б катнаша.

Сериалның беренче сезонында барлыгы 30 серия төшерелгән һәм менә алар тамашачы хозурына тәкъдим ителә. Калган серияләр тамашачы ихтыяҗына карап төшереләчәк. Сценарий авторы Рөстәм Кәримуллин, сериалда композитор Эльмир Низамов көйләре яңгырый.

«Чит ил киноларын карап утырганчы халык рәхәтләнеп үзебезнең мохитне карасын иде», – ди сериалда төп рольләрнең берсен башкаручы татарстанның атказанган һәм халык артисты Фирая Әкбәрова.

Съемкада катнашкан төркемне беренче тәҗрибәләре белән котлыйбыз. Алга таба да яңа иҗат җимешләре теләп калабыз.

Автор: А.Галимова

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк