Логотип
Хәбәрләр

«Беркайчан да җырлавыңны ташлама һәм калын толымыңны кисмә»

Дилә Нигъмәтуллина инстаграм битендә үзенең хатирәләре белән бүлешә. Дилә мәктәптә укыганда бик еш ике толым белән йөргән, тик ул вакытта чәче ике тапкыр калынрак булган. Диләне активист буларак ел с...

Дилә Нигъмәтуллина инстаграм битендә үзенең хатирәләре белән бүлешә.

Дилә мәктәптә укыганда бик еш ике толым белән йөргән, тик ул вакытта чәче ике тапкыр калынрак булган. Диләне активист буларак ел саен укe беткәндә Арча-Параньга дигән слётка җибәргәннәр. 8 классны бетергән елны пионервожатый Әфинур апа йөгереп керә дә: «Балалар, тиз генә бездән тагын бер чыгыш кирәк. Әйдәгез, кем шигырь сөйли, җыр башкара?» ди. Шунда Дилә кыюланып гомерендә беренче тапкыр җырларга була. Әлфинур апа аның җырлый белүенә аптырап кала, Арчадан бер баянист белән репетиция эшләп карарга куша. Дилә үзе белгән Алсу Хисамиеваның «Карама син йолдызларга» дигән җырын башкара. Шул җырны җырлаганнана соң баянчы абый аңа: «Сеңелем, беркайчан да җырлавыңны ташлама һәм калын толымыңны кисмә. Искиткеч матур тавышың», ди. Икенче көнне бөтен укытучылар Диләнең әнисенә аның җырлаганын мактап сөйлиләр. Шулай итеп кыз сәхнәдә чыгыш ясый башлый, аннары аны «Ак җилкәннәр» дигән ансамбльгә чакыралар.

Автор: Г.Хәлиуллина

Посмотреть эту публикацию в Instagram

#диләхәтирәләре дигән рубрика ачып җибәрергә булдым әле... . Мин мәктәптә укыганда бик еш ике толым белән йөри идем. Тик ул вакытта чәчем ике тапкыр калынрак иде ?Ел саен уку беткәндә Арча-Параньга дигән слетка җибәрә иделәр, активист буларак. 8 классны бетергән ел.... Бер вакыт , пионервожатая Альфинур апа йөгереп килде дә безнең яңга: "Балалар , тиз генә бездән тагын бер чыгыш кирәк . Әйдәгез , кем шигырь сөйли , җыр башкара? ", -диде . Шунда мин кыюланып җырларга булдым, гомеремдә беренче тапкыр( садикны санамасан) . Альфинур апа миңа аптырап карап куйды: " Син? Син җырлый беләсен мени?... " . " Нууу, беләм , бераз беләм..,өйдә җырлаган бар",- дидем. "Тәәәк, бар, анда Арчадан бер баянист бар, шуның белән репетиция эшләп карагыз", - диде. Ә өйдә мин , качып кына Алсу Хисамиеваның "Карама син йолдызларга " дигән җырын өйрәнгән идем. Шул җырны баянга җырлап караганнан соң,баянчы абый миңа: "Сеңелем, бер кайчан да җырлавынны ташлама һәм калын толымынны кисмә . Искиткеч матур тавышын",- диде. Икенче көнгә мәктәпкә килгәч бөтен укытучылар әнигә шаккатып сөйләгәннәр минем җырлаганны. ( Әни завуч булып эшли иде) . Хәтта бер укытучының өйгә килгәне дә исемдә. Шулай итеп мин сәхнәдә чыгыш ясый башладым. Аннары Ак җилкәннәр дигән ансамбльгә чакырдылар. Әмма ул инде бөтенләй икенче хикәя). . P. S. Менә шул абзыйны табасы килә минем. Кем булды икән ул? Бәлки арчалылар ярдәм итәр? 1995 нче еллар иде ул, ялгышмасам. #кызыкбит #кызыкбик #дилянигматуллина

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк