«Беркем дә мине сатып алмады!»

Җәмгыятьтәге вәзгыять һәм коронавирус таралу куркынычы татар эстрадасының популяр артисты Илсөя Бәдретдинованы да вакцина ясатырга мәҗбүр иткән.
Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. «Тыктылар» хэштегы белән прививка ясаткан фотосын урнаштырган Илсөягә тамашачылары күпләп яза башлаган. Хәлен сорап язучыларга артист «Барысы да яхшы, кичтән әз генә хәл бетеп алды. Гөмер булмаганны сәгать 11 дә ятып йокладым. Иртән торгач барысы да яхшы, әз генә кул бәрелгән кебек авыртып тора. Температура юк, хәлем әйбәт», ‒ дип тамашачыларын тынычландыра артист.
Комментарийларда Илсөяне реклама ясауда гаепләүчеләр дә табылган. «Беркем дә миңа акча түләмәде, беркем дә мине сатып алмады. Бу реклама түгел, мин үз теләгем белән ясаттым. Ясатасыгыз килмәсә, ясатмагыз. Ихтыярыгыз», ‒ ди Илсөя Бәдретдинова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте