Логотип
Хәбәрләр

Берлинда Татарстан рәссамы Ирек Мусин күргәзмәсе ачылды

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Сишәмбе, 27 февральдә Германия башкаласы Берлинда Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә Россия һәм Татарстан рәссамнар берлекләре әгъзасы, “Альянс” заманча сәнгать и...

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Сишәмбе, 27 февральдә Германия башкаласы Берлинда Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә Россия һәм Татарстан рәссамнар берлекләре әгъзасы, “Альянс” заманча сәнгать иҗат берләшмәсендә катнашучы Ирек Мусин күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республика исеменнән кунакларны һәм чарада катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина сәламләде.

“Без талантлы якташыбыз белән горурланабыз. Аның картиналары туган якка, табигатенә, аның кешеләренә ихтирам, мәхәббәт белән сугарылган. Аның эшләре ил буйлап таралуы татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен читтә дә таныта. Иҗатында уңышлар телибез”, - диде ул.

Күргәзмә 6 мартка кадәр эшләяәчәк.

Белешмә өчен: Ирек Мусин – Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Бухарестта һәм Берлинда халыкара бәйгеләр җиңүчесе. Аның эшләре шәхси коллекцияләрдә Россиядә, Англиядә, Франциядә, Кытайда, Төркиядә, АКШта һәм башка илләрдә бар.

Рәссам Чаллы сәнгать көллиятен тәмамлаган.

татар-информ

Фото: tat.gossov.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк