Логотип
Хәбәрләр

«Берни дә теләмим, мин авырыйм, өйдә ятам»

Салават Фәтхетдинов нинди дә булса комментарий бирүдән баш тарткан.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов хатыны Ләйсән белән бергә Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан дәвалана дигән хәбәрләрдән соң, «Бизнес Онлайн» порталы хәбәрчеләре җырчы белән элемтәгә чыккан, әмма артист нинди дә булса комментарий бирүдән баш тарткан.

«Берни дә теләмим, мин авырыйм, өйдә ятам», – дип трубканы куйган Салават Зәкиевич. 

Моннан берничә сәгать элек «Татарский феномен» телеграм-каналы әлеге вакытта яраткан җырчыбыз хатыны Ләйсән белән РКБда дәвалана, дип язып чыккан иде. Хәтта Ләйсән ханым бакыйлыкка күчкән дигән хәбәр дә таралган иде, ләкин әлеге хәбәр ялган булып чыкты.

Чыганак: Матбугат.ру 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк