Логотип
Хәбәрләр

Без ашый торган ризыкларда нинди куркыныч инфекцияләр бар?

Үз сәламәтлегенә, ашаган ризыгына игътибаралы булганнарга да җитди авыру йоктыру куркынычы яный. Чөнки сәламәт ризыкта да куркыныч инфекцияләр булырга мөмкин. Ризыкның тышка кыяфәтенә карап кына аларн...

Үз сәламәтлегенә, ашаган ризыгына игътибаралы булганнарга да җитди авыру йоктыру куркынычы яный. Чөнки сәламәт ризыкта да куркыныч инфекцияләр булырга мөмкин. Ризыкның тышка кыяфәтенә карап кына аларның барлыгын-юклыгын белеп булмый. Тормышны боза торган иң мәкерле инфекцияләр турында www.medicinform.net сайты яза. 

Эчәк коли-инфекциясе

Бу инфекция чи иттә, сөттәһәм свежий җиләк-җимеш, яшелчәләрдәбула.

Иң беренче булып эчәклек авырта, ул спазмнардан кысыла башлый. Бу вакытта кешегә әле эссе, әле салкын була. Нәтиҗәдә авыру кешедә гемолитик уремик синдром барлыкка килүе ихтимал. Шул сәбәпле кешенең бөерләре эшләми башларга һәм кандагы тромбоцитлар күләме кисәк кенә төшәргә мөмкин.

Үлем куркынычы да югары, чөнки бер генә дару да тиешле нәтиҗә бирми. Әмма кеше бу чирне җиңә алган очракта да, ул гомер буе бөерләре авыртып интегәчәк.

Сальмонелла

Бу инфекция ак иттәһәм йомыркада була.

Инфекция йоктырган кешенең бик нык эче авырта башлый, күңеле болгана, коса һәм эче китә. Сәламәтлеге белән җитди проблемалары булмаган олы кеше бу хастаны җиңел генә кичерә. Әмма сальмонеллез белән авырган карт кешеләр һәм балалар арасында ел саен күп кенә үлем очрагы теркәлә. Кандагы электролитлар күләме кимү сәбәпле, үлем куркынычы зур була.

Тулырак интертатта

интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк