Логотип
Хәбәрләр

«Без һәрвакыт эзләнүдә!»

Минемчә, мине әлеге театрга язмыш баш режиссёр итеп китергән икән, бу юкка түгел һәм мин яңалык та кертергә тиеш. Бу мөмкинлекне мин генә түгел, театр үзе куллана, димәк. Һәм без шуңа күрә эзләнүдә. Билгеле, яңалык кертү үткәннәрне кисеп ташлау дигәнне аңлатмый, моңа кадәр булган тамашачыны саклап калу да – безнең бурычыбыз.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 90 ел эчендә төрле режиссёрлар эшләгән – үзләреннән соң якты эз калдырган. Хәзерге көндә баш режиссёр вазыйфасын Туфан Имаметдинов башкара. Аның белән театрның репертуары, үткәне һәм киләчәге турында сөйләштек.

Туфан, халык театрга ни өчен йөри?

Тарихка күз салсак, театрны бер генә тапкыр «күммәгәннәр» бит инде, ахыргы тапкыр 20 нче гасыр башында кинематограф килгәч: «Халык кинотеатрга йөриячәк, ә театрны япсак та була», дигәннәр. Ә театр нигә яшәп калган соң? Чөнки ул тере, җанлы сәнгать. Һәм анда «катнашу» дигән төшенчә бар, ягъни «сопричастность». Тамашачы үзе дә вакыйгаларда катнаша һәм актёрлар кичергән хисне үзе аша үткәрә. Театр менә шуңа күрә тере, гел үзгәреп торучан ул. Кинода бит кадрны төшереп тамашачыга тәкъдим иткәннән соң инде үзгәрешләр кертеп булмый. Театр, һәр тере организмның яшәү периоды булган кебек, трансформацияләнә, үзгәреш кичерә. Халыкка исә бу эволюцияне күзәтү кызыклы, шуңа күрә алар театрга йөриләр дә. Һәр буын тамашачысы анда үзенә якын булганын таба, чөнки темалар төрләнеп тора.

Син Тинчурин театрына кадәр рус ТЮЗында эшләдең. Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссёр итеп билгеләнгәч, үзеңнең көткәннәрең акландымы?

Тинчурин театры ул, беренчедән, татар театры. Икенчедән, аудиториясе дә милли. Аннары ул музыкаль – анда оркестр өчен зур урын бирелгән, ягъни авансцена ераграк. ТЮЗ белән чагыштырганда аермалыклар күп. Әмма минемчә, нинди эшкә алынсаң да, башта һәрвакыт иллюзия була. Ә туксан тугыз процент очракта ул акланмый, чөнки тормышның үз кагыйдәләре бар: яки син аны җимерәсең һәм яңаны булдырасың, яки инде берни дә үзгәртмисең – шундый ук пьесаларны куюны дәвам итәсең. Өченче очракта нейтраль рәвештә күзәтүче ролен генә үтисең. Тинчурин театрына эшкә килгәндә минем ул көтүләрем яңа аудиторияне җәлеп итүгә бәйле булгандыр. Һәм ул өлешчә килеп чыкты. Шунысын аңларга кирәк, мондый процесс 1-2 ел эчендә генә бармый, ә 5-10 ел дәвам итәргә мөмкин. Тамашачыны театрга китерү – бер нәрсә, аны бит беренче чиратта тәрбияләргә кирәк. Яңа килгән тамашачыны бигрәк тә. Шулай ук моңа кадәр йөргән тамашачыны да югалтырга ярамый. Без шуңа күрә төрле аудитория өчен спектакльләр чыгарабыз. Мәсәлән, «Ай, былбылым» бигрәк тә өлкәннәргә ошаса, бу сезонда яшьләр өчен дә яңа спектакль чыгачак.

Без сине төрле мәйданчыкларда альтернатив татар театры контенты булдыруда актив эшләгәнеңне беләбез. Туфан Имаметдинов дигәч, «Әлиф», «Әллүки», «Шамаиль»ләр күзалдына килә. Хәзерге вакытта мондый экспериментлар белән эшләр ничек?

Без «Әлиф» белән хәзер дә эшлибез. Лабораториядә дә катнашкан идек, май һәм июнь аенда ике проектыбыз чыкты. Берсе – Рөстәм Кутуй турында лаборатория булса, икенчесе – «Горький Татарин» спектакле. Ул – Максим Горькийның «На дне» әсәрендәге Татарин персонажы репликаларына нигезләнеп куелган эксперименталь эскиз. Аны без Түбән Новгородта, Мәскәүдә, Казанда күрсәттек. Экспериментлар белән эшләр алга таба да булачак.

Син – яшь режиссёр. Театрның 90 еллык юбилее шәхсән синең өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле?

 Нинди генә түгәрәк дата булмасын да, ул – нәтиҗәләр чыгару вакыты дигән сүз. Шул вакыт эчендә көчле һәм көчсез якларны ачыклыйсың. Ә туксан еллык юбилей бигрәк тә мөһим. Без хәзер үткәнгә нәтиҗә чыгарып, киләчәкне күзаллап, үзебезгә сораулар бирәбез. Әмма рефлексия итеп түгел, ә спектакль форматында сорыйбыз. Тамашачының реакциясе шул сорауларга төп җавап булып тора. Чагыштырып карасак, хәзерге Тинчурин театры 20 ел элек булган театрдан инде аерыла.

Театрда төрле буын артистлар эшли. Алар белән уртак тел табу җиңел булдымы?

 Төрлечә булды. Шунысын да аңларга кирәк, актёрлар егерме ел бер режиссёр белән генә эшләгәч, башкаларны күрмәгән диярлек. Шуңа күрә кайбер вакытта аңлашу авыррак бирелә. Мин бит спектакльләрне үзем генә куймыйм, башка режиссёрларны да чакырам. Аларның эшләү методы төрле  минекеннән аерыла. Аның каравы, яңа алымнар актёрларны башка яктан ача һәм әйбәт тәҗрибә бирә. Мәсәлән, бездә спектакльләр куйган режиссёрларны санасак, алар – Илсур Казакбаев («Ашина»), Сәрдәр Таһировский («Ядәч! Истә!» һәм «Хан кызы Турандык»), Илнур Гарифуллин («Беренче театр» һәм «Аферист»), Илгиз Зәйниев («Мәдинә»).

Хәзерге вакытта берничә режиссёрны чакырырга ният бар. Гомумән, театр ул бер генә кешегә карамый. Ул бит режиссёрның шәхси урыны түгел, шуңа күрә яшьләргә спектакль куярга мөмкинлек бирергә кирәк. Алар шул рәвешле үзләре дә тәҗрибә туплый, алга таба юнәлеш табалар.

Театрда штатта торучы режиссёрлар Илнур Гарифуллин һәм Камил Гатауллин белән эшләр ничек бара?

Алар бүгенге көндә ГИТИСта укыйлар. Театрда спектакль кую тәҗрибәләре дә инде бар. Кешедә перспектива күрәсең икән, аңа эшне ышанып тапшыра аласың. Мәсәлән, мин Илнур Гарифуллинга танышырга 6-7 әсәрдән торган исемлек бирдем. Ул шулардан үзенә ошаганын сайлап, куя ала. Мин бит аңа «Менә монысын куясың!» – дип әйтсәм дөрес булмый. Сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Шуңа күрә без алар белән килешеп һәм үзебезгә якын юнәлештә эшлибез.

Син Тинчурин театрында рәсми рәвештә эшли башлаганчы инде «Полиционер» һәм «Галәм. Әгъләм»не куйдың. Тамашачы сине ничек кабул иткән иде?

Ул вакытта Тинурин театрында режиссёрлар алмашу чоры булды. Анда Илгиз Зәйни, мин, Регина Саттарова спектакльләр куйдык. Аннары миңа «Режиссёр буласыңмы?» диделәр. «Полиционер»ны куйганда, Тинурин театры режиссёры булачакмын дигән уй юк иде әле. Әмма кайсы репертуарга нинди тамашачы йөргәнен белә идем. Гомумән, «Полиционер»ны яраттылар. Ул хәзер дә бара. «Галәм.Әгъләм» театральләшкән формада иҗади кичә булып килеп керде. Мин Мөдәррис Әгъләм шигырьләрен бик яратам. Һәм спектакльне нәкъ менә шундый формада куясы килде.

Аннары «Җилкәнсезләр» спектакленә тукталасым килә. Әлеге спектакльне тамашачы сәхнәдә утырып карый, ягъни техник өлешне дә күрә һәм хәтта катнаша да. Бу яңача формат, спектакль барышында тамашачы үзе дә җилкәнсезгә әйләнә. Хәзерге вакытта күп кеше җилкәнсез кебек – дулкын уңаена яши.

Ни өчен тамашачы турында сорадым, чөнки Тинчурин театрына йөрүчеләрнең күпчелеге – Исламия Мәхмүтова спектакльләрендә тәрбияләнгән. Үзгәрешләрне кабул итү һәрвакытта да җиңел түгел.

Чынлыкта, нәрсәдер үзгәртергә алынсаң да, ул рискка әйләнә. Әйткәнемчә, җилкәнсез кеше дулкын уңаена йөзә – аңа карата каршылык та, проблема да юк. Нәрсә куйсаң да тамашачыга ошый. Минемчә, мине әлеге театрга язмыш баш режиссёр итеп китергән икән, бу юкка түгел һәм мин яңалык та кертергә тиеш. Бу мөмкинлекне мин генә түгел, театр үзе куллана, димәк. Һәм без шуңа күрә эзләнүдә. Билгеле, яңалык кертү үткәннәрне кисеп ташлау дигәнне аңлатмый, моңа кадәр булган тамашачыны саклап калу да – безнең бурычыбыз.

Быелгы сезонда репертуардан төшәчәк спектакльләр бармы?

Яңа елдан соң булыр дип уйлыйм, чөнки яңа спектакль барлыкка килгәч, ул аена 2-3 тапкыр уйналырга тиеш. Гомумән, яңа спектакль тугач, кайсыдыр төшә  бу гадәти процесс. Спектакль 10 яки 20 ел яши алмый. Әлегә кайсылары төшәчәген төгәл әйтә алмыйм.

Бу сезонда нинди премьералар көтелә?

Быел «Ай былбылым» спектакле куела. Яңа елдан соң «Иттифак» музыкаль төркеме турында спектакль куярга ниятлибез. Әлегә Илгиз Зәйниев төркемнең альбомына таянып пьеса яза, шуңа күрә вакыты турында әйтә алмыйм. Бу спектакль бигрәк тә 17-30 яшьтәгеләргә ошаячак. Чөнки аларның стиле хәзер бик популяр.

Син куячаксыңмы?

Пьесаның кайчан язылып бетүеннән тора. Әгәр мин уйлаган режиссёр ул вакытта буш булмаса, башкасын эзләргә туры киләчәк. Әлегә сөйләшүләр бара, исемен дә уйлыйбыз.

Татар театрының төп бурычларының берсе – милләтне саклау. Бу җаваплылыкны тоясыңмы?

Мин әгәр дә аны тоймасам, мөгаен, кайбер театр кебек башка юлдан китәр идем. Көннәрдән бер көнне татар театрының русча спектакль куюын мин аңламыйм. Мәсәлән, татар дәүләт опера театрында милли куелыш 2-3 кенә, ди. Ничек инде татар театры дип аталучы театр рус телендә спектакль чыгара ала. Ник? Татар тамашачысы юклыктан килеп чыгамы бу? Минемчә, болай дөрес түгел. Чөнки театрга йөрүче татар тамашачысы елдан-ел арта – авыл-район, бистәләрдән кешеләр зур шәһәргә килә. Һәм нәкъ менә алар, нигездә, татарча сөйләшүчеләр дә. Аудитория бетә дип башка юлдан китүне хупламыйм. Монда башка сәяси сәбәпләр бармы икән?..

Күбрәк русча фикерләүче һәм сөйләүче режиссёр буларак, мондый җаваплылыкны тоюың сөендерә...

Мин татар филологы булырга укымадым һәм гомумән, Казанда белем алмадым. Режиссура буенча әдәбият татар телендә язылмаган, без аны рус телендә укыдык һәм башлыча мин шул телдә фикерлим. Дөнья классик әсәрләрен, шәхесләрен белергә кирәк – алар да рус телендә укытылды.

Шәхесләр дигәннән, алга таба берәр язучы-шагыйрь иҗатына кагылырга уйлыйсыңмы?

Мин төрле шәхесләр иҗатына бары тик «кагылып» уздым гына. Билгеле, берәр иҗатчыга алынсак, аның барлык әсәрләрен укып чыгабыз. Бик тирән булмаса да, булдыра алган кадәр өйрәнәбез. Мәсәлән, «Дәрдемәнд»не эшләдек, Тукайның бернчә шигырен алып «Әллүки», «Әлиф» спектакльләрен чыгардык, Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты»н Түбән Кама театрында куйдым, «Рөстәм Кутуй»ны лаборатория кысаларында тәкъдим иттек. Дөрес, ул рус телендә чыкты, әмма без аны туган телен белмәгәнгә борчылуын күрсәттек. Хәзерге вакытта Тинчурин театрында бара торган «Идегәй» дә шигырь формасында язылган. Аннары «Кыйссаи Йосыф» буенча лаборатория үткәргәнебез булды.

Поэзия татар халкы өчен бик кирәк. Хәзерге вакытта «Рөстәм Кутуй»ны эшләп бетерергә уйлыйбыз.

Татар драматурглары әллә ни күп түгел. Драматургиягә яшьләр киләме?

Драматург дигәч, без гадәти пьеса язучыны гына күзалларга тиеш түгел. Гомумән, драматургларның күбесендә бу юнәлештә алган белеме юк. Ә белеме булмаган кеше драматургиянең нәрсәдән торганын, сюжет, интриганы белми. Менә ярты бит монологтан торган пьесаны ничек куярга? Ә чын драматург вакытны тоемлый белергә тиеш. Вакыйгалар бер генә персонажга түгел, ә башкаларга да тәэсир итә. Бу бит фән һәм аны аңларга кирәк. Бездә профессиональ драматурглар бар, әмма кызганыч, яшьләр аз. Алар бар, тик күп түгел...

Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?

Әйбәт. лмая). Мин бит тәнкыйть булып тора торган җирдә эшлим. Иҗат өлкәсендә тәнкыйть һәрвакыт бар. Әгәр син «Мактауны ничек кабул итәсең?» дип сорасаң, мин уйланыр идем...

Мактауны ничек кабул итәсең?

Ничек әйтим (пауза). Менә күрдеңме, бу сорау миңа авыррак. Әйдә, тәнкыйть турындагысына җавап бирим әле? Әгәр син, чыннан да, башкалардан аерылып торган, хәтта аңлашылмый торган әйбер эшлисең икән – тәнкыйтькә әзер булырга кирәк.

Тинчурин театрына килү өчен төп сәбәп?

Безнең төрле форматта куелган һәм төрле аудиториягә караган спектакльләр. Бездә һәркем үзенекен таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк