Логотип
Хәбәрләр

"Без Рәзил белән моңа каршы!"

Безнең дә авыр вакытларыбыз булды...

«Безнең дә авыр вакытларыбыз булды, әмма беркайчан да халыкны алдап, сетевой маркетинг, финанс пирамидаларына керергә дигән уй башыма килмәде. Без Рәзил белән бу бизнесларга икебез дә каршы. Шуның белән иҗатыбыз һәм тамашачыларыбызга тугры булып калдык». Рәфинә Ганиуллина челтәрле бизнес тирәсендә барган бәхәсләргә һәм үзенең дә кайчандыр, Нл менеджеры соравы буенча реклама урнаштыруына аңлатма биреп, шулай диде.

Билгеле булганча, журналист Альберт Шакиров челтәрле бизнеста тәкъдим ителгән продукция сыйфатына дәгъва белдереп, берничә пост урнаштырды, соңыннан барысын да тәртип белән аңлатып, видео чыгарды. «Минем сүзләрне ишетеп бераз уйлансагыз иде, акча эшләүчеләргә ияреп, сәламәтлелегезгә зыян китерү ихтималы  булган порошоклар кулланмагыз», – диде ул.

Фото җырчының шәхси аккаунтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Акыллы кешелэрдэн, акыллы суз чыга???