Логотип
Хәбәрләр

Без татар сыйныфына килдек, дәресләрне кыскартмагыз, дип сорадылар – мәктәп директоры

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар телен укыту тирәсендә туган вазгыять Казанның 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәресләр кимүгә йогынты ясамаган. “Без татар сыйныф...

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар телен укыту тирәсендә туган вазгыять Казанның 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәресләр кимүгә йогынты ясамаган. “Без татар сыйныфына укырга килдек, дәресләрне кыскартмагыз, дип сораучылар булды”, - ди мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

“Киресенчә, балаларда татар теленә карата мәхәббәт уяту өчен, төрле алымнар куллана башладык. Күбрәк хәзер игътибарны сөйләм теленә юнәлтәбез. Диалоглар корабыз. Рус сыйныфлары өчен “Сәлам” дәреслеге буенча укытуны бик отышлы дип саныйм. Бөтен методик әсбаплары бар. Балалар өчен искиткеч яхшы кулланма ул. Бу уку елында эксперимент рәвешендә кереп китте бу дәреслек. Кичә шул дәресне семинар-практикумга җыелган укытучыларга да күрсәттек. Бик ошаттылар, дөрес, кайберәүләр куркыбрак та калды бугай. Әмма без мондый яңалыклардан курыкмыйбыз”, - дип белдерде директор.

Әти-әниләргә килгәндә, Рания Галиәкбәрова сүзләренчә, көзен татар телен укытуга гаризалар җыйган вакытта, рус балалары тупланган 1 нче сыйныфта укучы бер малайның әти-әнисе каршы чыккан булган. Әмма бала үзе теләк белдергән. “Балалары теләп укый, дәрестә актив катнаша. Чеп-чи рус баласы, өенә кайтып, шигырь, җырларны әниләренә сөйли икән”, - дип белдерде директор. 

“Әти-әнисенә, татар телен барыбер өйрәнәчәкмен, ди икән”, - дип җөпли аның сүзләрен директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гөлүсә Әхәтова.

Укыту планына килгәндә, мәктәп җитәкчелеге әти-әниләр белән бик күп очрашулар үткәргән. “Башлангыч сыйныфлар, урта звено, югары классларның әти-әниләре өчен аерым җыелышлар уздырдык. Татар сыйныфларындагы әти әниләр, “Без татар сыйныфына килдек, моңарчы ничек булган, дәресләрне шулай калдыруыгызны сорыйбыз, сәгатьләрне кыскартмагыз”, диделәр. Татар теле, әдәбиятны атнасына 3, 4 сәгать укучы сыйныфлар да бар, ике 3 нче сыйныфта 6 сәгать укыйлар. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә булдык. Аларга аңлаулары өчен рәхмәт белдерәсем килә”, - диде Рания Галиәкбәрова.

татар-информ

Фото: СОШ 171

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк