Логотип
Хәбәрләр

Без яшибез, Әнкәй, син булганга!

Бәйрәм белән, газиз әнкәйләребез!

Җир йөзендәге иң кадерле кешеләребез - Әниләргә нинди генә сүзләр әйтсәк тә, нинди генә затлы бүләкләр бирсәк тә аз булыр кебек. Балаларының назын, җылысын тоеп, хөрмәткә һәм мәхәббәткә төренеп яшәүче хатын-кыздан да бәхетле әни юктыр.

Бәйрәм белән, газиз әнкәйләребез!

 

Безнең өчен яшәү өлгесе син.
Бар назыңны безгә багышладың.
Ап-ак карлар яуган шушы көндә.
Таралсыннар барлык сагышларың.

Көчле бит син. Әнкәй, түзем җанлы,
Мәрхәмәтле, изге күңелле.
Безгә биргән яшәү көче өчен.
Ходай олыласын үзеңне.

Без яшибез, Әнкәй, син булганга,
Тормышларның белеп кадерен.
Сиңа ныклы саулык телибез без.
Исәнлектә үтсен гомерең.

(Әлфия Ситдыйкова)

 

Фотоларда татар эстрадасы артистларының әниләре һәм балалары янәшәсендә төшкән сурәтләрен тәкъдим итәбез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк