Логотип
Хәбәрләр

Бездә бит бүген сатлык!

28 февраль – бәйрәм көне! Зур, искиткеч матур бәйрәм көне! Гомәр Таишев әйтмешли: «Бездә бит бүген сатлык!» Әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова иртә белән Инстаграм битенә язылучылар белән сөенече белән уртакл...

28 февраль – бәйрәм көне! Зур, искиткеч матур бәйрәм көне! Гомәр Таишев әйтмешли: «Бездә бит бүген сатлык!» Әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова иртә белән Инстаграм битенә язылучылар белән сөенече белән уртаклашты: «Бүген безнең Гүмәчебезнең Туган көне! 4 яшь!! Үткән дә киткән, 4 ел... » Бәхетле әни өчен Гомәр өченче бала. Күпләр инде 10 яшьлек Әнвәр, 5 яшен тутырган Ләйлә һәм Гомәрне Инстаграмда чыккан видеолар аша «карап үстерә». Искиткеч акыллы, тәрбияле, татарча камил сөйләшүче сабыйлар ул. Шул ук вакытта кечкенә Таишевлар үзләренең гап-гади балалар икәнен күрсәтә белә: дөбер-шатыр китеп уйныйлар, талаша-дуслашалар, җырлый-бииләр. Әниләр балалары туган көннәрендә иң кадерле мизгелләрне искә төшереп, хәтер сандыгыннан чыгара. Ландыш ханым да: «Әле дә хәтердә..28 февраль, шимбә... Йөрим татарча солянкага әзерләнеп, биючеләр кием эзләп фото җибәрә... сәгать 12 ләр... Йөрим йөрим, уйлана башладым, эчләрем авырткалап йөри башлагач, аннары тагын да көчәйде... (әхә мин әйтәм, булды бу? , ә вакыты 17 мартта иде)))... Фәриткә әкрен генә әйттем, ( әкрен генә булмаган ахрысы?, төсләре үзгәрде.... Башта кызыл, аннары зәңгәр, аннары сары.....

Җыендык та, пакетлар әзерләп куйган идек инде)), Фәриткә дә( бергә таптык)

Киттек! «По пути» шалтыраттым администраторыбызга) солянкага килә алмыйм дип...

Килдем дә таптым да?

Менә шулай туган Гүмәч бу...

Улым! Сине чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек, сәламәтлек, озын гомер! Тәүфик!! Безне шатландырып, сөендереп, яратып яшә!! Без сине яратабыз!!!??»

Без дә яратабыз сине, Гомәр! Бәхетле гомер телибез)))

Автор: Зилә Хөснетдинова

Фото: @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк