Логотип
Хәбәрләр

«Бездә милли үзаң югалып кына бара түгел, ул «атрофирован»

Илдар Хәйруллин белән әңгәмәдән өзек.

 – Илдар абый, сезнең гаиләдә бер генә бала үсте. Димәк, ике татардан бер генә татар үскән икән  – милләтнең саны кими. Демография темасы сезне борчыймы?

 – Демографияне мин генә төзәтә алмыйм. Милләтнең кимүе бала туу-тумаудан гына түгел, кешеләребезнең милли рухсыз булуыннан килә. Милли тәрбия күрмичә, милли мохиттә яшәмичә, башка милләт белән кушылып, башка милләт кешесенә әвереләләр. Татар кызы руска чыкса, баласы рус була, татар егете башка милләткә өйләнсә дә, балалары шул милләт була, татар булганын күргәнем юк әле.

 – Ә нишләргә?

 –  Бездә милли үзаң югалып кына бара түгел, ул «атрофирован». Бездә бер хатынның кызы, әрмәнгә чыгып, бер ел яшәде. Бала монда үсә. Мин моңа: «Привет, татарин!» – дип әйтәм. «Я не татарин, я армянин»,  – ди. Ә ул атасыз үсте. Милли үзаң аның канында генетик дәрәҗәдә сакланган. Алар да, яһүдләр дә дөнья буйлап чәчелгән, әмма милли үзаң сакланган. 

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк