Логотип
Хәбәрләр

«Әбүгалисина» мюзиклын 400дән артык кеше тамаша кылды

2025 елда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула.

18 гыйнварда Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендәге «Апуш» татар балалар театр студиясе беренче иҗат эшен тәкъдим итте. Танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр сәхнәләштерелгән «Әбүгалисина» мюзиклын 400дән артык кеше тамаша кылды. Шунысын да билгеләп узыйк, 2025 елда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула.

Әлеге спектакльне зур команда әзерләде. Спектакльгә музыканы Зөлфәт Вәлиуллин иҗат итте, җырларга шигырьләрне Гөлүсә Батталова язды, инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева, сценограф, рәссам – Анна Новикова, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов, ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов. Костюмнар, сәхнә һәм музыкаль бизәлеш – барысы да өр-яңадан тудырылды.

Спектакльне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камил Ногаев, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов карады.

«Әлеге студиягә эләгү өчен укучының билгеле бер харизмасы булырга тиеш. Кемдер кушканга гына түгел, үзе теләп йөрүе дә мөһим. Студиядә без бик күп шөгыльләнәбез: атнасына 3-4 тапкыр дәресләр уздырабыз. Шуңа күрә бу эш тырышлык, түземлелек таләп итә. Ә спектакль чыгарыр алдыннан укучылар өйләренә бары тик йокларга гына кайта. Үзебезгә ярты елга бер спектакль чыгару дигән максат куйдык. Репертуар сайлау – иң авыр һәм катлаулы мәсьәлә, чөнки балалар өчен пьесалар юк дәрәҗәсендә диярлек. «Чулпан» мәдәният үзәгендәге студия музыкаль юнәлештә эшләнгән музыкаль әсәр эзләргә тырыштык. Җитмәсә, «Әбүгалисина» мәктәп программасында да бар. Бүгенге заман балалары да «Әбүгалисина»ның серләрен белергә тиеш дип уйладык», – диде студия җитәкчесе, спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахманова.

Искәртеп узыйк, әлеге студиягә балалар сентябрьдән бирле йөри, ә тамашага әзерлек ноябрь аенда башланды. «Апуш»та укучыларга тәҗрибәле остазлар – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова белем бирә.

«Мин балачакта театр түгәрәге дигән әйбер барлыгын белми дә идем. Алдагы тормышын театр белән бәйләргә теләүчеләр өчен язмыш үзе шушындый мөмкинлекне бүләк иткән! Бу балалар бик бәхетлеләр. Укучыларны киңәшләребез белән һәрвакыт канатландырып тору – безнең бурыч. Спектакльдә синең сүзең бармы, юкмы, уйныйсыңмы яки басып кына торасыңмы – мөһим түгел, чөнки сәхнәдә басып тора белергә дә кирәк, ул да – сәләт», – дип уртаклашты үз кичерешләре белән Алмаз Сабирҗанов.

Зирәк сүзнең кодрәте, белемгә мәхәббәт һәм омтылу турындагы бу тарих «Апуш» театраль студиясенең яңа тамашасы нигезенә ятты.

«Әлеге спектакльгә музыка, рәсем, җыр, бию – барысы да табигый рәвештә үрелеп бирелгән. «Әбүгалисина»не бер тында карадык. Йодрыкка тупланып, кыска гына вакыт арасында педагоглар, иҗат төркеме һәм, әлбәттә, балалар чын сәнгать әсәре тудыра алган. Без бик бәхетле! Спектакльнең гомере озын булсын!», – дип теләкләрен җиткерде Гүзәл Сәгыйтова

Спектакльне тамашачылар, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады.  21 нче февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Ленин исемендәге мәдәният йортында ачылган «Апуш» студиясе тәүге спектаклен тәкъдим итәчәк.

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк