Логотип
Хәбәрләр

Бүген - «Алтын битлек»

Дәрәҗәле премиягә Татарстаннан ТЮЗ, Түбән Кама татар дәүләт театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры спектакльләре, «Театр.Акт», «MOÑ» театраль мәйданчыгының эксперименталь спектакльләре дәгъва итә.

 

Бүген «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы онлайн форматта узачак. Тантана 14.00 сәгатьтә башлана. «К.С. Станиславский һәм Вл.И Немировича-Данченко исемендәге музыкаль театрда узган тантана эфирына төрле сәгать поясларында яшәүче номинантлар кушыла алсын өчен шушы вакыт сайланды», дип хәбәр итә оештыручылар рәсми сайтта. Трансляция фестивальнең рәсми сайты, VK социаль челтәрендә «Алтын битлек» аккаунты, digital партнер булган Okko онлайн-кинотеатры платформасы һәм социаль челтәрләре аша карап булачак. Әлеге дәрәҗәле премиягә Татарстаннан ТЮЗ, Түбән Кама татар дәүләт театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры спектакльләре, «Театр.Акт», «MOÑ» театраль мәйданчыгының эксперименталь спектакльләре дәгъва итә.

Чыганак ТИ

Фото https://www.goldenmask.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк