Логотип
Хәбәрләр

Бүген Казанда кайда барып булачак?

Бүген Казанда нинди чаралар уза?

Казан паркларында һәм скверларында бәйрәм программасы дәвам итә. Бүген казанлылар һәм шәһәр кунаклары Раштуага багышланган концертка бара, шулай ук Яңа ел тамашасын карый алачак.

16:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданчыкта «Раштуа белән» бәйрәм концерты була. Анда Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак. Шул ук вакытта, 16:00 сәгатьтә, «Крылья Советов» паркында казанлылар һәм республика башкаласы кунаклары яңа ел тамашасы карый алачак.

Балалар өчен 17:00 сәгатьтә Карбышев исемендәге скверда һәм Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол мәйданында интерактив программа узачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк