Логотип
Хәбәрләр

Бүген Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар

Җырчы белән хушлашу мәрасиме бүген «Сәйдәш» мәдәният сараеның арткы ишегалдында булды.

Равил Харисов фатир түләүләрен түләп почтадан кайтканда урамда егылып җан биргән. «Ашыгыч ярдәм» килгәндә ул инде исән булмаган.

«Ул беркайчан да йөрәгенә зарланмады. Ковид та түгел. Бәлки тромб өзелгәндер дип уйлыйм инде. Аның аякларындагы веналарга операция булган иде. Авырмады да, авырта дип зарланмады да», — диде хатыны Ирина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүген җырчы белән хушлашу мәрасиме «Сәйдәш» мәдәният сараеның арткы ишегалдында булды. Татарстанның халык артисты Равил Харисов 1948 елның 11 августында Казан шәһәрендә артистлар гаиләсендә туган. Ул Казан филармониясе солисты иде. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк