Биерсең дә...

Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның шәхси аккаунтын карап бару үзенә бер кызык. Инста дуслары да: «Бигрәк күңелле сезнең инстаграмны күзәтү» дип язганнар. Ә күптән түгел генә куйган фотосы бик үзенчәлекле. Роберт абый сөенечен уртаклашып, биеп тә җибәргән. Биерсең дә!!! Инста дуслары 25 меңгә җыелган бит!

Шул форсаттан файдаланып, барлык дусларына теләкләрен юллаган. «Әйе шул, без 25000 булганбыз икән! Минем белән 25001! Нишләргә инде сезнең белән? Сезнең барыгызның да күңелләрен ничек күреп бетерергә икән?.. Аптыраган... Ярар, ничек булганбыз, шундый булып калыйк әле!.. Миңа үзгәрергә соң инде... Әле менә ТВдан «Кавказская пленница»ны карап утырабыз! Менә комедия ичмасам! Җитмәсә, менә шушы фото килеп чыкты! Туры килсә, килә бит ул!.. Комедия өстенә комедия... Кайчакта шулай дуракланасы килеп китә, малай чактагы кебек... «Кавказский пленник», янәсе... Дусларым! Мин сезнең егерме биш меңегезгә егерме биш мең шатлык, егерме биш мең бәхет, егерме биш мең мәхәббәт телим! Мин сезнең барыгызны да яратам!»

Г.Гыймадиева

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Әйе шул, без 25000 булганбыз икән! Минем белән 25001! Нишләргә инде сезнең белән? Сезнең барыгызның да күңелләрен ничек күреп бетерергә икән?.. Аптыраган... Ярар, ничек булганбыз, шундый булып калыйк әле!.. Миңа үзгәрергә соң инде... Әле менә ТВдан "Кавказская пленница"ны карап утырабыз! Менә комедия ичмасам! Җитмәсә, менә шушы фото килеп чыкты! Туры килсә, килә бит ул!.. Комедия өстенә комедия... Кайчакта шулай дуракланасы килеп китә, малай чактагы кебек... "Кавказский пленник", янәсе... Дусларым! Мин сезнең егерме биш меңегезгә егерме биш мең шатлык, егерме биш мең бәхет, егерме биш мең мәхәббәт телим! Мин сезнең барыгызны да яратам!

Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
256
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Винера Ганеева ире үлгәннән соң беренче тапкыр сәхнәгә чыгачак
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы