Логотип
Хәбәрләр

"Бик итагатьле, тәртипле булып күренде алар миңа"

“Татар-информ”га Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында яшәүче Фәния Галиева (исеме үзгәртелде) ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Ниндидер ике билгесез егет кереп, үзләрен газ хезмәте белгечләре дип танышт...

“Татар-информ”га Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында яшәүче Фәния Галиева (исеме үзгәртелде) ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Ниндидер ике билгесез егет кереп, үзләрен газ хезмәте белгечләре дип таныштырып, 5990 сумга газ сигнализаторы куеп чыгып киткән. Алар чыгып киткәч кенә хуҗабикә уйлана башлаган - шундый кыйммәтле җиһаз кирәкме соң аңа? 

Яшь егетләр үзләрен Яр Чаллыдагы оешмаларның берсендә эшләүче газ хезмәте белгечләре дип таныштыра. Авылдагы һәр йортка кереп газ приборларын тикшереп барганнарын әйтәләр. Ә ахырдан газ исе чыкканын хәбәр итүче система, ягъни газ сигнализаторы урнаштырырга кирәклеген итәләр. Хуҗабикә ризалаша, ләкин соңыннан кәкре каенга терәтелгәнен аңлап ала.

- Үземнең ни дәрәҗәдә беркатлы булуымны бүген генә аңладым. Хәер, барлык олы яшьтәге кешеләр дә шундыйдыр инде. Бар әйбергә дә бик тиз ышанабыз, үзебез алдый белмибез. Бабай өйдә булса, алай төп башына утыртып китә алмаган булырлар иде. Минем башымны бутадылар, ялгыз булуымнан файдаландылар. Берара район газ идарәсенә дә шалтыратырга теләгән идем, тукталып калдым. Югыйсә, гел газ җиһазларының төзеклеген Рөстәм исемле егет килеп тикшереп китә торган иде. Дәвамы...

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк