Логотип
Хәбәрләр

«Бик кирәк булсам...»

Бөек шәхесебез Роберт Миңнуллин вафат булуыннан соң, кызы Таңсылу аның инстаграм битен алып бара. Бүген Таңсылу ханым шагыйрьнең арабыздан китүенә 153 көн уңаеннан чираттагы шигырен инстаграмга урнаштырды

Бөек шәхесебез Роберт Миңнуллин вафат булуыннан соң, кызы Таңсылу аның инстаграм битен алып бара. Бүген Таңсылу ханым шагыйрьнең арабыздан китүенә 153 көн уңаеннан чираттагы шигырен инстаграмга урнаштырды:

Бик кирәк булсам...

Арагызда гел булмам,
Китәрмен бер көн...
Китүемне бәлки әле
Сизмәс тә беркем.

Мин булырмын сез белмәгән
Чит-ят якларда.
Бәлки, кайтып та йөрермен
Мин кайчакларда.

Югалтмагыз, арагызда
Бик сирәк булсам...
Шигырьләремнән табарсыз,
Бик кирәк булсам.

Шагыйребезнең тугры укучылары шигырьләре белән уртаклашып торган өчен рәхмәтләрен белдерәләр. 

«Юксынабыз, сагынабыз, шигырьләрен укып юанырга тырышабыз»;

«Таңсылу, Роберт абыйның битен алып баруыгыз өчен, гел яныбызда тоярга мөмкинчелек биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә!»;

«Онытмыйбыз, рухлары шат булсын Роберт абыйның», – дип  комментарийлар калдыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк