Логотип
Хәбәрләр

Билгеле шәхесләр арасында кемнәр ураза тота?

Рамазан ае – Ислам диненең  ураза гыйбадәтен үтәү ае, сабырлык һәм тәрбия ае. Пакьлек, шәф­катьлелек, сабырлык, миһербанлылык – ураза тотуның төп кыйммәтләре. Билгеле шәхесләр арасында кемнәр ураза то...

Рамазан ае – Ислам диненең  ураза гыйбадәтен үтәү ае, сабырлык һәм тәрбия ае. Пакьлек, шәф­катьлелек, сабырлык, миһербанлылык – ураза тотуның төп кыйммәтләре. Билгеле шәхесләр арасында кемнәр ураза тота? "Татар-информ" шуны белеште. Рөстәм Кәлимуллин (Биектау районы башлыгы):

- Уразаны күптәннән тотам, кайчан тота башлагынымны төгәл генә әйтә дә алмыйм. Рамазан аенда ураза тотуны барлык мөселманнар өчен дә фарыз гамәл дип саныйм. Сәламәтлегең мөмкинлек бирә икән, ураза тотарга тырышырга кирәк. Пәйгамбәребез сал­ ләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнен белсәләр, Рамазан аеның ел буе булуын теләрләр иде”, - дигән бит. Һәр ел саен мин дә әлеге изге айны көтеп алам, бөтен гаиләбез белән ураза тотабыз. Ураза тоткан кеше сабыр, чыдам булырга, нәфесен тыярга өйрәнә. Саваплы гамәлләр башкара, мохтаҗларга ярдәм итә, күңелен чистарта, дингә якыная. Кич белән кояш баегач танышларың, гаиләң белән ифтар кыласың, “авыз ачыла”, бер-береңә кунакка барасың. Соңгы вакытта өйдә түгел, халык белән мәчеттә авыз ачырга туры килде. Районыбыз мәчетләрендә ифтарлар узып тора, олылар да, яшьләр дә килә. Бергәләшеп Коръән сүрәләре, вәгазьләр укыйбыз. 21 май көнне мәктәптә, 500 кеше җыеп авыз ачу мәҗлесе үткәрдек. Аллага шөкер, өстәлләр мул, тормышларыбыз җитеш. Аллаһы Тәгалә тыныч тормыштан аермасын, исән-сау яшик. Дәвамы...

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: "Татар-информ"

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк