Битеңдә артык кан бармы?

Бит тиресен матурлату дигәннән. Яңа гасыр телеканалындагы «Адәм белән Һава» тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы Ләйлә Дәүләтова тәненә генә түгел, битенә дә хиджама (кирәкмәгән кан чыгару) ясата башлаган икән. Төркиядән ялдан кайткан Ләйлә битен басып алган сипкелдән котылу өчен башта пилинг ясатып караган. Әмма пилинг битен агартып җиткерә алмаган. Шуннан Ләйлә хиджама ясатып карарга ниятләгән. Һәм нинди нәтиҗә килеп чыккан дип уйлыйсыз? Хиджама Дәүләтованың сипкел-тутларын гына бетереп калмаган, яшәртеп тә җибәргән! Ләйләнең кызы Гөлмәрьям әнә: «Әнием, син иң матуры һәм иң яше!» ‒ дип тора. Шуңа Ләйлә әлеге процедураны бөтен кешегә дә киңәш итә: барыгыз, яшәреп тә кайтырсыз, ди! Мин бармыйм түлке, Ләйлә, кыстамааа, мин куркам...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото: @leyla_davletova

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
513
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Айсылу Габдинова: Илфак Шиһаповның соңгы көннәре минем белән узды, аның нәрсә кичергәнен бик яхшы беләм
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы