Бизәнмичә йөри күрмәгез!
Артистлар арасында йөз-кыяфәтләренә төзәтмә кертмәгәннәре сирәктер. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да бу хакта инстаграмында язып чыкты. Дилә биш еллар элек ирененә татуаж эшләткән булган. Керфекләрен дә г...
Артистлар арасында йөз-кыяфәтләренә төзәтмә кертмәгәннәре сирәктер. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да бу хакта инстаграмында язып чыкты.
Дилә биш еллар элек ирененә татуаж эшләткән булган. Керфекләрен дә гел үстереп тора икән. Иреннәрен дә кабартып караган, ул аны контурная пластика дип атый. Эшләтеп карыйсы килгән ‒ эшләткән. Башка әйберләр эшләткәне юк, якын арада эшләтергә планнары да юк. Хәзер бит визаж белән дә әллә ничек итеп матурлап, үзгәртеп була йөзне, ди Дилә. Шул турыда пост язган да, өч фото урнаштырган. Беренчесендә ул макияжсыз, икенчесендә ‒ визажист бизәндергән фото, өченчесендә Дилә үзе бизәнгән. Дилә үзе профессионал бизәндерүе яхшырак дип уйлый. Язылучыларның да фикерен белергә тели ул.
Тормышта Диләне макияж белән күрсәгез, димәк ул берәр съемкадан, чөнки гадәттә ул бизәнмичә йөри икән.
Язылучыларга Диләнең өченче фотосы ошаган, «Бизәнмичә йөри күрмәгез», дигән комментарий да бар.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк