Логотип
Хәбәрләр

«Бәхет телим барчагызга да!»

Дилә Нигъмәтуллина аны тәнкыйтьләп комментарийлар калдырган тамашачыларга багышлап язма урнаштырган. Биредә ул тәнкыйтләүчеләргә бер дә исе китмәгәнен белдерде.

Дилә Нигъмәтуллина аны тәнкыйтьләп комментарийлар калдырган тамашачыларга багышлап язма урнаштырган. Биредә ул тәнкыйтләүчеләргә бер дә исе китмәгәнен белдерде.

«Менә чын-чынлап әйтәм, миңа Сезнең «бигрәк ямьсез», «ябыккансың», «элек матуррак идең», «страшная стала такая» ише комментарийларыгыз чәчемнең очын да селкетми! Хатын-кыз бәхетле булганда, аның эчке халәте дә гармонияле була. Үзенең көзгедәге сурәте белән дә канәгать була, эчендә дә бернинди ачу тотмый. Чөнки, бар кешегә дә ярап бетереп булмый икәннен, мин инде күптәннән аңладым.

Аннары, тышкы кыяфәт – ул бит кәнфит кәгазе кебек ялтыравык кына. Кешенең эчке дөньясы матур булырга тиеш.

Бәхет телим барчагызга да! Һәр кеше дә үз бәхетен тапсын!» –

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк