Логотип
Хәбәрләр

Блогерлар күпме акча эшли?

Соңгы елларда инстаграм блогерлары бик популярлашты.  Алар нәрсә белән шөгельләнгәне, кайда ял иткәне хакында сөйлиләр, ашарга пешерү һәм матурлык рецептлары белән бүлешәләр. Гомумән, үз тормышы турын...

Соңгы елларда инстаграм блогерлары бик популярлашты.  Алар нәрсә белән шөгельләнгәне, кайда ял иткәне хакында сөйлиләр, ашарга пешерү һәм матурлык рецептлары белән бүлешәләр. Гомумән, үз тормышы турында язалар.

Узган елны татар инстаграмы Рәфис Атаказов дигән шәхес белән танышты. Бу абыйны күбесе кызыклы видеодан беләләр. Биредә юмор остасы «мин сезне шул хәтле сагындым», дип елый. Әлеге көндә ул шулай ук кызыклы видеолар төшерә һәм төрле очракларга үз карашын тамашачыга җиткерә.

Соңгы видеоязмасын ул бик кызыклы сорауга багышлый. Блогерлар күп акча эшлиме икәнен күпләр беләсе киләдер, мөгаен. Рәфис Атаказ бу сорауга турыдан-туры җавап бирде. 

«Дуслар, минем беркайчан да күпмедер акча түләп подписчиклар санын арттырырга теләгем булмады. Язылса да әйбәт, язылмаса да әйбәт... «Инстаграмда күп  акча эшлисезме?» – иң еш бирелә торган сорау. Бу бары тик хобби, акча чыганагы түгел, дуслар. Бар блогерлар да шашып баеган кеше түгел. Инстаграм тормыш алып барырга берничек тә булышмый, аннан  бернинди керем булмый. Биредә бары тик үзе тырышкан кеше генә акча эшли ала», – дип белдерде ул.

Автор: Г. Вәлиева 

Фото: pixabay.com

видео: Инстаграм @hamanatakaz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк