Логотип
Хәбәрләр

БМО дөньяның иң бәхетле илләрен игълан итте

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Берләшкән милләтләр оешмасының даими үсеш юлларын эзләү бүлекчәсе The World Hapiness Report докладын тәкъдим иткән. Анда дөньяның иң бәхетле илләре игълан ителгән. Бу...

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Берләшкән милләтләр оешмасының даими үсеш юлларын эзләү бүлекчәсе The World Hapiness Report докладын тәкъдим иткән. Анда дөньяның иң бәхетле илләре игълан ителгән. Бу хакта "The Washington Post" ка сылтама белән RT хәбәр итә.

Рейтингта беренче - Финляндия, икенче - Норвегия. Моннан тыш, иң бәхетле илләр унлыгына Дания, Исландия, Швейцария, Нидерланды, Канада, Яңа Зеландия, Швеция һәм Австралия кергән.

156 илдән рейтинг төзегәндә, гомер озынлыгы, халыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм коррупциягә мөнәсәбәт исәпкә алынган.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк