Логотип
Хәбәрләр

 «Болай авырырмын дип башыма да килми иде»

Кичә YouTube челтәрендә Илсөя Бәдретдинованың «Нәрсә булды сиңа, күңел» җырына төшерелгән клип премьерасы булды. Әле клипны караганда күз яшьләре үзеннән-үзе чыга, аларны тыеп булмый. Ә инде карап бетерүгә тормышка, яшәешкә нәтиҗәләр ясыйсың...

Кичә YouTube челтәрендә Илсөя Бәдретдинованың «Нәрсә булды сиңа, күңел» җырына төшерелгән клип премьерасы булды. Әле клипны караганда күз яшьләре үзеннән-үзе чыга, аларны тыеп булмый. Ә инде карап бетерүгә тормышка, яшәешкә нәтиҗәләр ясыйсың...

 – Илсөя Ядъкаревна, премьерагыз белән!

 – Зур рәхмәт.

 – Идея кемнеке? Авторы кем?

 – Үзем. Инде күптәннән уйлап йөри идем. Аның асылы - тирә-яктагы матурлыкны күрә белмәвебез. Ә апа сюжетка соңыннан гына керде. Сәламәтлеге турында начар хәбәрләрне ишеткәч. Онкологиядә мин аның белән яттым. Ул миңа көн саен: «Кешеләргә җиткерәсе иде... Бу хәл бит теләсә кем белән була ала! Талашып, кеше чәйнәп ятканчы, тормышка сөенеп, сәламәтлекнең кадерен беләсе иде», – ди.

Кызганыч, сәламәтлекнең кадерен шул больница стеналарында гына аңлыйсың. Монда бар да тигез – акчалы бизнесмен да, авылдан килгәннәр дә, яңа туган сабый да... Барсы да ыңгырашып ята. Ул чир сиңа бер уйламаган җирдән ябыша.

Минем апа – сәламәт тормыш рәвеше алып барган кеше. Бер йотым шампан шәрәбе дә эчкән кеше түгел! Бер иренә гомер буе табынып яшәгән, ике бала үстергән... «Болай авырырмын дип башыма да килми иде», – ди ул.

– Диагнозын ничек белдегез?

– Кояшлы көнне яшен суккандай булды ул. Бер уйламаган җирдән... «Әйдә анализлар биреп кайтабыз», - дип. «Хәлем бетә, арыдым», –  дип зарлана иде. Киттек тикшеренергә. 1 минуттан ук мине чакыртып: «У вашей сестры рак», – диделәр.

Бу хакта тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк