Логотип
Хәбәрләр

Болгар ислам академиясе абитуриентлар җыя

Болгар ислам академиясе магистратурага - ислам хокукы, Коръән белеме, ислам икътисады, теология, докторантурага ислам хокукы һәм хәдис белеме юнәлешләре буенча абитуриентлар җыя. Бу турыда Болгар исла...

Болгар ислам академиясе магистратурага - ислам хокукы, Коръән белеме, ислам икътисады, теология, докторантурага ислам хокукы һәм хәдис белеме юнәлешләре буенча абитуриентлар җыя. Бу турыда Болгар ислам академиясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Магистратурада уку вакыты өч ел. Анда керү өчен дөньяви яки дини вузда (Россия яисә чит ил) югары белем (бакалавр) алу турында диплом, гарәп сөйләм телен белү шарт.

Докторантурада уку вакыты ике ел. Биредә уку өчен дөньяви яки дини вузда (Россия яисә чит ил) югары белем (магистр) алу турында диплом;  дөньяви яки дини вузда (Россия яисә чит ил) югары белем (белгеч) алу турында диплом;  гарәп сөйләм телен һәм грамматикасын белү таләп ителә.

Академиядә гарәп һәм Европа илләреннән килгән ислам фәннәре өлкәсендә дөньякүләм дәрәҗәгә ия абруйлы укытучылар белем бирә. Магистратура һәм докторантура программалары дөньяның әйдәп баручы ислам университетлары программалары нигезендә әзерләнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Укыту рус һәм гарәп телләрендә алып барыла.

Студентлар барлык уңайлыклары булган кампуста (бер студентка – бер бүлмә) яши, көнгә дүрт тапкыр бушлай тукланалар. Дәресләр заманча җиһазландырылган аудиторияләрдә үткәрелә. Студентлар әйдәп баручы ислам һәм Европа вузларында стажировка узачак.

  • Болгар ислам академиясе студенты булырга теләгән кешеләргә 6-13 августта Болгар шәһәрендә җәйге мәктәптә әзерлек курслары үтәргә кирәк. Лекцияләр һәм гамәли дәресләрне академия профессорлары һәм укытучылары алып барачак. Җәйге мәктәп нәтиҗәләре буенча алар 14-17 августта имтиханнар тапшырачак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк