Логотип
Хәбәрләр

«Болгар кызлары» төркеме экс-солисты Ләйсән Басыйрова «Бәхетле» төркеме солистын ник үпкән?

«Күпсанлы шалтыратулар һәм хатлардан соң мин кичәге гамәлемне аңлатырга булдым. Беләсезме, без мөстәкыйль кешеләр, һәр кеше үзенең тормышы өчен җаваплы, үзе өчен җавап бирә. Кем белән сөйләшергә, үбеш...

«Күпсанлы шалтыратулар һәм хатлардан соң мин кичәге гамәлемне аңлатырга булдым. Беләсезме, без мөстәкыйль кешеләр, һәр кеше үзенең тормышы өчен җаваплы, үзе өчен җавап бирә. Кем белән сөйләшергә, үбешергә яки үбешмәскә икәнен мин үзем хәл итәргә хокуклы. «Бәхетле» төркеме фанатларына үтенечем бар: миңа эмоциональ хатлар язмасагыз һәм янамасагыз иде. Шулай ук барлык массакүләм чараларын мине тынычлыкта калдыруларын сорыйм. Рәхмәт», ‒ дип язган Ләйсән. 

Шау-шу ярата да инде бу кыз. Тәүдә ачык киемдә ваннага ятып төшкән фотоларын бар Интернетка фаш итте, шуңа "Болгар кызлары"ннан куылды да. Хәзер инде менә әлеге үбешү. 
Хәтерегездә булса, якшәмбе көнне Казанда TMTV премияләрен тапшыру тантанасында Башкортстанда яшәп иҗат иткән "Бәхетле" дуэты җырлагач, сәхнәгә чәчәкләр тотып Ләйсән Басыйрова менде. Һәм, чәчәкләрен бүләк итте дә, төркем солисты Филүс Вәлиевны суырып үпте. Филүс хәтта кулындагы чәчәк гөлләмәсен дә төшереп җибәрде...

Чыганак: Өмет газетасы

Фото: Инстаграм Ләйсән Басыйрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк