Логотип
Хәбәрләр

«Болгар радиосы» еллык нәтиҗә ясады

Халкыбызның күңеленә кергән җырларны барлаучы «Болгар радиосы» еллык нәтиҗә ясады. Менә җиденче тапкыр инде «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тантаналы төстә тапшырып, Казанның «Пирамида» конц...

Халкыбызның күңеленә кергән җырларны барлаучы «Болгар радиосы» еллык нәтиҗә ясады. Менә җиденче тапкыр инде «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тантаналы төстә тапшырып, Казанның «Пирамида» концертлар залын гөр китерә. Халык күңелен яулаган җырларны барлау, аларны «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләү, җырчыларның, композиторларның һәм шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен алтын фондка кертү - «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты. Безнеңчә, алар бу максатка ирештеләр. «Болгар радиосы» халкыбыз фикеренә таянып, иң яхшыларын гына барлаган. «Кайнар хит» проектында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңү яулаган артистлардан - Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Раяз Фәсыйхов, Марат Шәйбәков, Гөлназ Асаева, Марат Фәйрушин, ИлСаф, Рүзилә Хәертдинова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина, Гөлдания Хәйруллина, Алмаз һәм Айдар Юнысовларларны күрергә насыйп булды. «Кайнар хит» җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында «Болгар радиосы»нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнде. Нәфкать Нигъмәтуллин, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Резидә Шәрәфиева, Илнар Миранов, Әнвәр Нургалиев, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Ильмира Нәгыймова, Виталий Агапов, Зәлилә, Айдар Ракипов, Азалия Зиннәт, Винера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов, Винарис Илъегет һ.б  Тантанада «Татар эстрадасы легендасы» дигән номинация тапшырыла. Быел бу бүләккә хөрмәтле өлкән җырчыбыз Рафаэль Ильясов ия булды. Ел саен сәхнә бизәлешенең, сценарийларның төрлелеге, тантана саен яңа номинация барлыкка килүе һәм иң мөһиме тамашачы белән бер дулкында тибрәлеп, милләтебезнең йөрәген яулау теләү әлеге бәйрәмне яңа үрләргә күтәрде. «Болгар» радиосына афәрин диясе генә кала! Бик матур чыгышлар, моңлы җырлар да тамашачыларның күңеленә хуш килгәндер дип ышанасы килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк