Логотип
Хәбәрләр

«Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе: Салават катнашмый, Илсөя Бәдретдинованың җыры төшеп калган, ак костюм кию тыела һәм башкалар

Салават бөтен бүләкләрне инде алып бетергән, шуңа күрә чакырылмаган Быел «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясенә 33 кеше лаек булыр дип көтелә. Елдагыча, артистлар «Тамашачы мәхәббәте», «Елның...

Салават бөтен бүләкләрне инде алып бетергән, шуңа күрә чакырылмаган

Быел «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясенә 33 кеше лаек булыр дип көтелә. Елдагыча, артистлар «Тамашачы мәхәббәте», «Елның гаилә дуэты», Иң моңлы җырчы», «Иң максатчан җырчы», «Күпкырлы җырчы», «Ел ачышы» һәм башка номинацияләрдә бүләкләнә. 

Әмма иң мөһим һәм әһәмиятле номанация – «Татар эстрадасы легендасы». Оештыручылар хәбәр итүенчә, бу исемне тамашачылар аеруча көтеп ала икән. Гадәттә, халык әлеге номанициядә татар эстрадасы мэтры Салават  Фәтхетдиновны күрергә ияләнгән. Тик тантанада җырчы чыгыш ясамаячак, номинантлар исемлегендә ул бөтенләй юк. «Салават Фәтхетдинов бөтен бүләкләр һәм дәрәҗәле исемнәрне алып бетерде инде. Быел ул тантанада чыгыш ясамый. Уйлап бетерербез, бәлки киләчәктә аңа «Татар эстрадасы легендасы» исемен тапшырырбыз да әле», - дип белдерде «Болгар радиосы» ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк