Болгарда “Кыш Батыры”лар көч сынаша

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 11 февральдә Болгар музей-тыюлыгында “Кыш Батыры” дигән тарихи-спорт уеннары уздырылачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Кышкы уеннар әле беренче тапкыр гына оештырыла. Бәйге күптөрле ярышны үз эченә алган тарихи көч сынашу буларак күзаллана.

Көн дәвамында тамашачылар өчен интерактив һәм спорт мәйданчыклары эшләячәк. Монда Урта гасыр ярышларын күзәтергә дә, үз көчеңне сынап карарга да мөмкин булачак.

Бәйрәмнең үзәк мәйданы - ату ярышлары оештырылган урын булачак.

Тамашачылар Батырларның кышкы бәйгесен – ау чаңгысында узышу, җәядән ук ату, атыш кырында сөңге ыргыту, каршылыкларны узу кебек ярышларны карый алачак, диелә музей хәбәрендә.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
134
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы