Логотип
Хәбәрләр

Болгарлар балачакка кайтканнар!!! (видео)

Җылы нурлары, йөгерек гөрләвекләре белән язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Язгы кояш нурына күмелгән әле...

Җылы нурлары, йөгерек гөрләвекләре белән язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Ниндидер онытылмаслык мизгелләр, бүләкләр белән тәбрик итәсе, хөрмәтлисе килә. Бәйрәм көнендә һәр кешенең өендә җылылык хөкем сөрә торгандыр. Ә менә хезмәттәшләрне ничек котларга? Күп вакытыбыз эштә үтә түгелме соң?

Болгар радиосы бүген хезмәттәшләрен тәбрикләгәннәр. Һәм инде, әлбәттә, социаль челтәрләр аша да котлау сүзләрен җиткергәннәр. Балачакка кайтканнар алар... Матур да, күңелле дә, самими да килеп чыккан ул...

Г.Гыймадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк