«Большая книга» әдәби премиясенә дәгъва кылучылар арасында дүрт татар кешесе бар.

Премиягә кандидатлар арасында Гүзәл Яхина, Чулпан Хаматова, танылып килүче язучылардан Булат Ханов һәм Тимур Вәлитов бар.

XIV «Большая книга» милли әдәби премиясенә кандидатларны кабул итү тәмамланды. Алар арасында чыгышы белән татар булган авторлар да бар. Казанда туган язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова кандидатлар исемлегендә. Бу хакта премиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Матбугат хезмәте хәбәрендә премиягә 343 әсәр килгән дип хәбәр ителә. Авторлар арасында Владимир Личутин, Вадим Ярмолинец, Мария Рыбакова, Андрей Рубанов, чыгышы белән Дагыстаннан булган Алисә Ганиева һәм башка язучылар бар. Кандидатлар арасындагы Олег Лекманов үзенең әтисе татар булуы хакында хәбәр иткән иде

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/01/181832/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
349
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Винера Ганеева ире үлгәннән соң беренче тапкыр сәхнәгә чыгачак
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы