Логотип
Хәбәрләр

«Борма», «чалыштыру», «өчпочмак», «кадак кагу» - нәрсә бу?

Мастер-класс барышында катнашучылар «борма», «чалыштыру», «өчпочмак», «кадак кагу» кебек татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнде.

Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа форматын тәкъдим итте. «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» узды.

Мастер-классны Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Владислав Уткин һәм Данил Исхаков үткәрде. Чара җанлы музыка астында узды: биючеләргә баянчы Газинур Равилов һәм битмейкер, диджей Malsi music ярдәмгә килде.

Чара биюче егетләрнең перформансыннан башланды. Алар татар биюе буенча үзара батл оештырды. Соңыннан батлны караучылар биючеләргә бәя бирде. Владислав Уткин дип җан атучылар аның командасына кушылды, Данил Исхаков өчен тавыш бирүчеләр – икенче командага.

«Бу мастер-класс барлык яшьтәге кешеләр өчен дә туры килә. Безнең әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, хәрәкәтләрне балаларыбызга җиткерү – безнең төп бурычыбыз», – диде Владислав Уткин.

Мастер-класс барышында катнашучылар «борма», «чалыштыру», «өчпочмак», «кадак кагу» кебек татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнде. Катнашучылар капма-каршы ике командада бер-берсен белән көч сынашты, үз белемнәрен күрсәтте, батл оештырды. Ә соңыннан әлеге мастер-класс күмәк бию белән тәмамланды.

«Батыр батл»ны казанлылар һәм шәһәр кунаклары яратып кабул итте, үзләре дә теләп катнашты. Татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә әлеге мастер-классны чын күңелдән тамаша кылды, биюгә кушылды. Гомумән, мастер-класс тәмамланса да, халык таралырга ашыкмады, катнашучыларның биюдән аерыласы килмәде.

«Бүген буласы чараны зарыгып көтеп алдык. Биюче егетләрнең биюенә сокланып карап тордык. Үзебез дә әлеге мастер-класста бик теләп катнаштык. Мондый чаралар күбрәк булсын иде, чөнки алар бар кеше кеше өчен дә кызыклы», – диде Татьяна ханым.

Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре Казанда 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, башланып китте. Узган ел аның дәвамында 14 дәрес узды. Быел «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, җырлы-биюле «Зәлидә» уены буенча мастер-класслар үтте.

Бу юлы «Батыр батл» дип исемләнгән әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Татар биюе буенча тагын бер мастер-класс 30 нчы августта узачак.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Чараларның тулы расписаниесе белән @milli.kzn телеграм-каналында танышып барырга мөмкин.

 

Мэриянең матбугат хезмәте

Фотолар: Валера Копылов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк