Логотип
Хәбәрләр

Бородина матурлык серләре белән уртаклашты

Ксения Бородина еш кына үз инстаграмында матурлык һәм стиль серләре белән бүлешә. Бу юлы ул бизәнмәгән фотосын куйды һәм идеаль тышкы кыяфәтнең нинди булуы турында сөйләде.  «Керфегең ясалган, кояшта...

Ксения Бородина еш кына үз инстаграмында матурлык һәм стиль серләре белән бүлешә. Бу юлы ул бизәнмәгән фотосын куйды һәм идеаль тышкы кыяфәтнең нинди булуы турында сөйләде.  «Керфегең ясалган, кояшта кызынган гәүдәң булса, бизәнү кирәкми,» – ди ул.

Бу сүзләр белән социаль челтәрдә утыручылар килешеп бетмәде. Ксюша берничә тапкыр ирен ясатканы бер дә сер түгел. «Әлбәттә,  бөтенләй «ясалган» булсаң бизәнү кирәкмәс,» – фото астында шундый сүзләр укып була. Кайберәүләр бу фото фильтр кулланмыйча ясалыунда шикләнеп куйдылар: кызның бите бигрәк тә «тигез» төшкән. Хәер, бу бары тик фараз.

Калган күпчелек бу фикер белән килешеп куйдылар. Чыннан да, җәйге көннәрдә тәнне бизәнүдән ял иттерү бик мөһим. Мондый ял тән тиресенең сәламәтлегенә яхшы чагылыш табачак.

Ә Сез йолдыз белән килешәсезме?

Автор: Гөлназ Вәлиева

Фото: @borodylia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк