Әбринең «маньягы» эшкә урнашкан

Әбри Хәбриев концертында тамашачыга инде күптәннән таныш булган дуэт – «пацаннар» дуэтының дәвамын күрсәттеләр
Маньяк официаль рәвештә эшләсә дә, битасын ташламаган. Ул аны хобби буларак куллана икән. Укымышлы егет кичләрен тегә, ә маньяк бәйли икән: «күпердән бәйлим дә атам, бәйлим дә атам», ди.
Әбри өстәмә эштә эшләү ‒ «подработка» темасына да шаяртып алды. «Әкрен генә сиздермичә, мин төн җиткәнен көтәм. Бөтен кеше йоклап беткәч, мин тәгәрмәчләр сүтәм», ‒ дип җырлады «Маньяк».
Бу айларда бик актуаль булган пенсия темасына да шаяртып алдылар. Сүзләре болайрак иде: «Насыйп ит безне Ходаем, пенсия бәхетенә. Йөзгә кадәр яшик, дуслар, дәүләт бездән көлмәсен! Медведевлар пенсияне елый-елый түләсен». Тамашачыга әлеге юллар, әлбәттә, ошады.
Бер-берсенә туры килгән ир белән хатын турында гадәттә чиләгенә күрә капкачы дип әйтелсә, «ботан» белән аның сөеклесен Әбри камырына күрә уклавы дип тапты.
Чыганак: Интертат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 10:34
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте