Бу атнада Татарстан халкы өч көн ял итәчәк

Бу атнада Татарстан халкын бер өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне - эш көне булмаган ял дип санала. Хезмәт кодексының 95нче маддәсе буенча бәйрәм ялы алдындагы эш көне бер сәгатькә кыскара”, - диелә хәбәрдә.
Бу атнада 12 июнь - ял көне. 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. Республика халкы өч көн – чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ял итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте